Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Питрау җитте – җәй бетте

12 июль көнне Әккәрәйдә Питрау бәйрәме үткәреләчәк. -Питрау иң матур, күркәм бәйрәмнәрнең берсе, - ди Әккәрәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова. - Ул христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Питрауда, Уявтан башланып киткән бәйрәмнәр төгәлләнә, печән өсте, урак башлана. Питрау белән бәйләнешле бик...

12 июль көнне Әккәрәйдә Питрау бәйрәме үткәреләчәк.

-Питрау иң матур, күркәм бәйрәмнәрнең берсе, - ди Әккәрәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова. - Ул христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Питрауда, Уявтан башланып киткән бәйрәмнәр төгәлләнә, печән өсте, урак башлана. Питрау белән бәйләнешле бик күп әйтемнәр - сынамышлар да бар: "Питрау үтте - җәй бетте", "Питраудан соң кошлар сайрамый", "Питрауга чаклы үләннең шифасы- чәчәктә, Питраудан соң- тамырда". Быел Питрау ял көненә туры килә. Авылга кунаклар күп кайтыр дип көтәбез. Бәйрәм 13 сәгатьтә башланып китәчәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әккәрәй авылы Питрау көне