Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннән Матвейчевларда - бәйрәм

Чирмешәндә гомер итүче Анна Матвейчева 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын тораклы итү программасы буенча дәүләт төзеп биргән, бөтен уңайлыклары да булган йортта каршылады. Анна Ивановнаны олы юбилее белән котларга кунаклар күп килде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин...

Чирмешәндә гомер итүче Анна Матвейчева 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын тораклы итү программасы буенча дәүләт төзеп биргән, бөтен уңайлыклары да булган йортта каршылады.


Анна Ивановнаны олы юбилее белән котларга кунаклар күп килде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Югары Кармалка авылында туып, шунда гомер иткән якташыбызның балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә. Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Анна Ивановна 1947 елда авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Анисим Ефграфович белән гаилә корып 69 ел тату гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, 2016 елда тормыш иптәше якты дөньядан киткән, юбиляр бүген кызы тәрбиясендә яши. Онык-оныкчыклары да әби янында еш кунак булалар.

Автор фотосы

Безнеж сайтта укыгыз:

Мошенник Бәркәтә кешесенең 200 мең сумын алдап алган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18106

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан бәйрәм Чирмешән авылынан Матвейчевларда