Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабай да монда киләчәк

Хәзер Чирмешәндә ачык һавада да иркенләп бәйрәм итәрлек конкрет урын бар - Юбилей мәйданында яшьләр мәйданчыгы ясап куйдылар. Биредәге фонтан тирәсендә бер ай чамасы төзүчеләр эшләде. Аларга район үзәгендәге оешмалар вәкилләре дә булышка килде. Күмәк көч белән бию мәйданчыкларына бетон җәелде, яңа утыргычлар барлыкка килде, буяу-агарту эшләре башкарылды. Артистлар турында...

Хәзер Чирмешәндә ачык һавада да иркенләп бәйрәм итәрлек конкрет урын бар - Юбилей мәйданында яшьләр мәйданчыгы ясап куйдылар.

Биредәге фонтан тирәсендә бер ай чамасы төзүчеләр эшләде. Аларга район үзәгендәге оешмалар вәкилләре дә булышка килде. Күмәк көч белән бию мәйданчыкларына бетон җәелде, яңа утыргычлар барлыкка килде, буяу-агарту эшләре башкарылды.
Артистлар турында да онытмадылар: өсте ябулы яңа сәхнәдә берьюлы әллә ничә кеше чыгыш ясый ала.
Мәйданчыкны үзгәртеп коруга миллион ярым сум акча тотылган.
Яшьләр мәйданчыгын узган атнада сынап та карадылар, аны ачу тантанасына меңләгән кеше җыелды.
- Бу мәйданчыкны сезнең өчен ясадык. Мәйданчык, мондагы аппаратура - барысы да сезнең өчен, барысы да монда калачак, - диде район җитәкчесе Наил Зарипов, бүгенге тантанада чыгышында.
Биредә, Наил Зарипов әйтүенчә, шимбә, якшәмбе көннәрендә күңел ачу чаралары: башта тематик конкурслар, концертлар, икенче өлештә дискотека оештырылачак, ел дәвамында башка бәйрәмнәр дә уздырылачак, хәтта яңа ел чыршысы да куелачак. Мәйдан буш тормаска тиеш.
Бүгенге бәйрәмгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та килгән, бүләк белән килгән. Ул "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгат Тәһаутдинов исеменнән дә котлап, районыбызга, спорт формалары һәм спорт кирәк-яраклары алу өчен бер миллион сумлык сертификат бүләк итте. Моннан тыш Чирмешәндәге "Ветеран" ансамбленә дә, сцена костюмнары алуга 140 мең сумга сертификат бирелде. Бу саллы ярдәм республикада нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулу уңаеннан күрсәтелә.
Яшьләр мәйданчыгын ачкан көнне район үзәгендәге иң төзек урамнар исемен дә белдек. Комиссия бәяләвенчә, бу "бәйгедә" урыннар болай бүленде:
1. Мирсәит Кәбиров урамы.
2. Бакча урамы.
3. Кояшлы урамы.
4. Бари Габдрахманов урамы.
5. Утыз Имәни урамы.
6. Совет урамы.
Оешмалар, предприятиеләр арасында "иң төзек"ләр менә кемнәр ( урыннар):
Гран-при - балалар сәнгать мәктәбе.
1. Район мәдәният йорты.
2. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре".
3. Район газетасы редакциясе.
4. 2нче Чирмешән мәктәбе.
5. "Чишмәкәй" балалар бакчасы.
6. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы.
7. Боз спорт сарае.
Кичке сәгать җидедә башланган тамаша иртәнге якта гына тәмамланды. Олылардан да бигрәк, рәхәтләнде лә соң балалар: тиргә батканчы биеделәр, җырладылар. Бүләкләр алучылар да күп булды. Монда килгәннәрдән Чирмешәннең иң яшь кешесе - ике атналык Әмир Минхәеровның әти-әнисенә, 69 яшьлек Зоя Хоркуновага да бүләкләр тапшырдылар.
- Инде яшь кеше булмасам да, бәйрәмгә килдем, барын да үзем күрдем,- ди Утыз Имәннән Рөстәм Җамалиев. - Бик шәп, кирәк мәйданчык ясаганнар, хәзер яшьләргә конкрет бер урында күңел ачу урыны бар.
Мондыйрак фикерне башкалар да еш кабатлады. Чирмешәндә кичен яшьләр нишләргә белми каңгырап йөриләр. Күңел ачарлык, җыелышып утырырлык урыннар юк та бит.
Быел җәй Чирмешәндә 8 волейбол мәйданчыгы ( районда - 15 ), бер футбол кыры ясалды. Район үзәгендә 10 мең төптән күбрәк чәчәк утыртылды.
Ниндидер эшне тиз һәм вакытында башкару өчен ышанычлы осталар кирәк. Яшьләр мәйданчыгында, пляж янында волейбол мәйданчыклары һәм футбол кырында "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре", "Таттелеком", "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятьләре, "Чирмешән" муниципальара бүлеге, 135нче янгын часте, Чирмешәндәге барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яшьләр һәм спорт буенча бүлек составындагы оешмалар, спортчылар, "Татнефтедор"ның район идарәсе, "Татавтодор"ның район участогы, "Таман", Энерготехсевис, "Чирмешәндорстрой" җәмгыятьләре "Чирмешәнурман", райпо, район электр челтәрләре, 106нчы училище һәм башка кайбер оешмалар бик актив катнашканнар.
Мәйданчыкны ачкан кичтә сәүдә нокталары хезмәт күрсәтте, сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады, цирк та килде. Бәйрәм озакка сузылды.
- Эх, утыргычлар гына аз,- дип, иртәрәк кайтып киткән өлкән яшьтәге апаны сөендереп куям: мәйданчыкта тагын бик күп утыргычлар куелачак. Тагын бер серне чишәм: монда тиздән республикадан артистлар килеп, зур концерт күрсәтәчәк. Бу чара да нефтьчеләр бүләге булачак. Моңа кадәр әле Зур Чирмешән елгасы ярындагы пляж янәшәсендә ясалган мәйданчыкларда волейбол буенча ярышларда тәнне яздырасы бар. Район җитәкчесе Наил Зарипов Чирмешән халкын - олыларны, яшьләрне бигрәк тә балаларны саф һавага чыгарып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү максатын куеп эшли.
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният