Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Котлыйбыз!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз!

Һөнәри бәйрәмебез – Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.

Бу бәйрәм – үз тормышын мәдәнияткә багышлаучыларга, рухи кыйммәтләребезне – гореф-гадәтләребезне һәм мирасыбызны саклаучыларга, районыбызның һәм республикабызның мәдәни һәм рухи потенциалын үстерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр ирештерергә менә дигән форсат. Мәдәният өлкәсен үстерү буыннар һәм халыклар арасында ныклы элемтәләр булдыруны, Ватанга мәхәббәт нигезендә яшьләрне тәрбияләү эшендә күчемлелекне тәэмин итә.

Сез кешеләргә һәр көнне мәрхәмәтлелек һәм яктылык нурлары таратасыз, матурлыкны аңларга, бәяләргә һәм арттырырга өйрәтәсез. Сезнең көндәлек иҗатыгыз һәм хезмәтегез, тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә, безнең районда истә калырлык, матур фестивальләр, концертлар, конкурслар үтә, яңа күргәзмәләр ачыла, мәдәни-агарту эшчәнлеге алып барыла.

Чирмешән районы һәрвакыт үзенең талантлы мәдәният хезмәткәрләре белән горурланды. Сезнең даими иҗади эзләнүләрегезнең киләчәктә дә районыбызның иң матур мәдәни традицияләрен саклауга һәм арттыруга, мәдәниятне үстерүгә юнәлдереләчәгенә һич шик юк. Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз, халыкка кирәкле, нәтиҗәле хезмәтегез, даими иҗади эзләнүләрегез, күпмилләтле районыбызның мәдәни традицияләрен саклауга керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә.

Илһам чишмәләрегез саекмасын, сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе телим. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, уңышлар насыйп итсен!

Ихтирам белән,

район мәдәният бүлеге начальнигы Ольга МАРКОВА.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев