Бүген, 12нче июль көнне, Ивашкино авылында "Йавашкель" беренче республика чуваш фольклоры фестивале узды. Оештыручылар аны чуваш халкының җырларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән фольклорчы якташыбыз Яков Задоров (1917-2001) истәлегенә багышлады.
Задоров Яков Алексеевич Ивашкино авылында туган. Сугыштан соңгы елларда шушы авыл мәктәбендә балалар укыта.
- Ул 60нчы елларда ук олы кешеләргә кереп...
Бүген, 12нче июль көнне, Ивашкино авылында "Йавашкель" беренче республика чуваш фольклоры фестивале узды. Оештыручылар аны чуваш халкының җырларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән фольклорчы якташыбыз Яков Задоров (1917-2001) истәлегенә багышлады.
Задоров Яков Алексеевич Ивашкино авылында туган. Сугыштан соңгы елларда шушы авыл мәктәбендә балалар укыта.
- Ул 60нчы елларда ук олы кешеләргә кереп чуваш халык авыз иҗатын, җырларын магнитофон тасмасына язып йөри иде. Туйлар, күңел ачулар вакытында да Яков Алексеевич шушы эш белән мәшгуль булды,- ди Ивашкино мәктәбе директоры Вячеслав Антонов.
Якташыбыз кулъязма рәвешендә 800дән артык җыр теркәп калдыра. Чуваш дәүләт университетының сәнгать факультетында хәтта студентларны да аның җыентыклары буенча укыталар икән.
Шушы фольклорчы исеме белән бәйләп уздырылган бу фестивальдә бүген 200дән күбрәк сәнгатькәр катнашты. Унбишләп коллектив арасында, җирле артистлардан тыш, күрше районнардан, Ульяновск, Оренбург, Чувашстан якларыннан да артистлар бар иде.
Чирмешәнлеләр исеменнән катнашучыларны, бәйрәм кунакларын район җитәкчесе Наил Зарипов сәламләде.
Автор фотолары.
Нет комментариев