Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Сережкино ветераны шәһәр тормышын яратмый

Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа Түбән Камада квартира да биргәннәр. Әмма өлкән якташыбызга гомере үткән нигезе кадерле, якын. -Әнине кыш чыгарга шәһәргә чакырдык, сагынуына түзә алмады. Инде алты елдыр, үзем монда яшим,- ди бүген 90 яшьлек юбилеен үткәрүче Ульяна Илюхинаның бердәнбер улы Виктор. - Хатыным Валентина да Иске Сережкинога...

Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа Түбән Камада квартира да биргәннәр. Әмма өлкән якташыбызга гомере үткән нигезе кадерле, якын.

-Әнине кыш чыгарга шәһәргә чакырдык, сагынуына түзә алмады. Инде алты елдыр, үзем монда яшим,- ди бүген 90 яшьлек юбилеен үткәрүче Ульяна Илюхинаның бердәнбер улы Виктор. - Хатыным Валентина да Иске Сережкинога еш кайтып йөри.
-Әни сөйләшергә, аралашырга ярата, - ди килене.
Валентина Алексеевнаны бу авылга 1972нче елда эшкә билгеләгәннәр. Нурлат кызы ул. Виктор аны шунда ук яр иткән. Кырык елдан артык тату, аңлашып яшиләр. Биш бала үстергәннәр, инде сигезенче онык көтәләр.
-Минем туган көн 1нче сентябрьдә, шул көнне өйләнештек тә,- ди быел 65 яшен тутыручы Виктор.
Улының, килененең, оныкларының Ульяна Ивановнаны хөрмәт итеп яшәүләре бүгенге юбилейдан да күренә. Бик шәп мәҗлес оештырганнар, хәтта баянчы да килгән.
-Апа-гади, уңган кеше,- ди бүген Әлмәттән кайткан Лида ханым. - Җитмеш яшенә кадәр колхозда эшләде. Сыерсыз, малсыз тормады, яшь вакытта без монда Чуваш Афонькәсеннән еш килә идек. Тәмле коймаклар, пирожкилар ашап сыйланулар һаман истә.
-Әбигә рәхмәт, эшкә өйрәтеп үстерде, - ди өлкән оныгы Наташа.
Ульяна Илюхинаның бертуган энесе Тимәштә яши, ә ире 1983нче елда вафат булган.
Ульяна Ивановнаны, Иске Сережкиноның иң өлкән кешесенә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинның, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та хөрмәтле ветеранга изге теләкләрен юллады. Юбилярга район газетасы редакциясе дә бүләген бирде.
Ульяна Ивановна, олы башын кече итеп, юбилеена килүче кунакларны капка төбенә үк чыгып каршылады. Аягында йөри, күзләре күрә, колаклары ишетә бит әле. Көне-көне белән бакчада да күренә ул, 90 яшьлек әбигә чүп утау авыр эшмени?!.
-Мине болай зурлаганнары юк иде әле, рәхмәт яусын, минем кебек озак яшәгез, - дип озатып калды безне юбиляр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Сережкино авылында Юбилейлар ветераннарга торак Илюхина