Иске Сережкино ветераны шәһәр тормышын яратмый
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа Түбән Камада квартира да биргәннәр. Әмма өлкән якташыбызга гомере үткән нигезе кадерле, якын.
-Әнине кыш чыгарга шәһәргә чакырдык, сагынуына түзә алмады. Инде алты елдыр, үзем монда яшим,- ди бүген 90 яшьлек юбилеен үткәрүче Ульяна Илюхинаның бердәнбер улы Виктор. - Хатыным Валентина да Иске Сережкинога...