Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Кади авылы мәдәният йорты гөрләп тора

Мин читтә яшәсәм дә, туган авылыма еш кайтып йөрим, кайткан саен, мәдәният йортында узган берәр мәдәни чарага туры киләм.

Авылыбызның  мәдәният йорты хезмәткәрләре бик актив эшли, биредә үз эшенең осталары хезмәт куюы күренеп тора. Алар нинди генә чаралар үткәрмиләр. Мәдәният хезмәткәрләре гел яналыкка омтыла.

2024 ел - Гаилә елы. Әлеге  ел кысаларында мәдәният йортында  23 февраль – Ватанны сакчылары көнендә "Әтиләр һәм малайлар" дип исемләнгән чарада әтиләр һәм уллар ике командага бүленеп көч сынашты. Ярышта 8 гаилә  катнашты. Бәйрәм азагында әниләр әзерләгән табында сыйландылар.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә авылыбыз үзешчәннәре бик матур концерт тәкъдим итте. Тамашачылар җыр-биюләр белән бергә көлкеле миниатюраларны да бик җылы кабул иттеләр, ретро җырларга  үзләре дә кушылып җырладылар. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне дә онытмадылар, аларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, гаилә елына багышланган бик күп үзенчәлекле кичәләр планлаштырганнар икән. Алар булдыра, эшләрендә иҗади унышлар телим. Шундый мәдәният хезмәткәрләре  һәм үзешчән сәнгать коллективы эшләп торганда авылыбыз яшәячәк әле.

Рәхилә Корбангалиева.

Түбән Кама- Иске Кади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев