Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Элмәледә лотерея билетына бер олау салам да отып булачак

Әйе, Иске Элмәледә отышка шундый бүләкләр дә әзерлиләр. Авыл мәдәният йортында быел да, Яңа елга кергәндә, 30 декабрьдә булачак концерттан соң лотерея билетлары уйнатылачак. -Әлеге серле, кызыклы уенны оештыруда безгә һәр елны, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов нык булыша, - ди авыл мәдәният йорты директоры Вера Захарова. -Быел да берсен...

Әйе, Иске Элмәледә отышка шундый бүләкләр дә әзерлиләр.

Авыл мәдәният йортында быел да, Яңа елга кергәндә, 30 декабрьдә булачак концерттан соң лотерея билетлары уйнатылачак.
-Әлеге серле, кызыклы уенны оештыруда безгә һәр елны, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов нык булыша, - ди авыл мәдәният йорты директоры Вера Захарова. -Быел да берсен 100 сум бәягә 150 лотерея билеты ясадык, күп өлеше сатылды да.
Лотерея билетына нәрсә отсаң да күңелле. Аеруча бәхетлеләр 100 сумга бер олау саламлы, бер капчык фуражлы яки 5 килограмм итле дә булып куячак. Шулай да монда төп бүләк үзгәрми - бер шешә шампан шәрабы - иң кәттә бүләк, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел лотерея отыш