Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә

Бәйрәмгә әзерләнәбез Быел да Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралар үткәреләчәк.

 –Кызганыч, бәйрәмне сугышта катнашкан нибары бер ветеран белән генә каршылыйбыз – Югары Чегодай авылында яшәүче Габделхак Җиһаншинга быел 99 яшь тула. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары – 22 кеше, тагын 62 тыл хезмәтчәне исән-сау, – диде районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина. –Алар барысы да республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр алды. 

Апрель ахырында “Георгий тасмасы” һәм “Кызыл кәнәфәр” акцияләре башланып китте. 
8 майда мемориаль үзәктә район газетасы редакциясе белән берлектә әзерләнгән “Мин ул сугыш аша үттем” (“Я прошел по той войне”) дип аталган фотокүргәзмә ачыла. 
8 майда гаилә белән велопарад, 9 майда  автойөреш оештырыла.
9 май көнне район үзәгендә бәйрәм митингы сәгать 10да башлана, аңа бәйрәм концерты тоташып китәчәк. Сәгать 11ләр тирәсендә Яшьләр мәйданчыгы янында кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасыннан авыз итәргә мөмкин, аннан соң мәйданда мәдәният хезмәткәрләренең “На привале” театральләштерелгән тамашасына старт бирелә.

Бәйрәм чарасы вакытында район үзәгенең Совет һәм Титов  урамнарында автомобиль хәрәкәтен чиклиләр.
Бөек Җиңүгә багышланган чаралар район авылларында да үтәчәк, аларның күбесе 8 майга билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев