Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чумачка һәм Туймәт юбилярларын Президент тәбрикләде

Гыйнварның соңгы көннәрендә ике райондышыбыз 90 яшь­лек юбилейларын билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җи­тәкчесенең социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Чумачкадан Рабига Җиһаншинага һәм Туймәттән Мөгаллимә Сәүбановаларга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Өч онык һәм дүрт оныкчык әбисе РАБИГА ҖИҺАНШИНА...

Гыйнварның соңгы көннәрендә ике райондышыбыз 90 яшь­лек юбилейларын билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җи­тәкчесенең социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Чумачкадан Рабига Җиһаншинага һәм Туймәттән Мөгаллимә Сәүбановаларга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Өч онык һәм дүрт оныкчык әбисе РАБИГА ҖИҺАНШИНА Чумачкада бердәнбер кызы Әлфинур белән яши. Үзе дә 65 яшен тутыручы Әлфинур апа, Төмәннән кайтып, инде бишенче ел әнисен тәрбияли. Ерак туганнары Фирүзә һәм Фазыйл Садыйковлар, күршеләре Фәния апа да аңа гел булышып торалар.
Рабига әби кызын ялгызы үстергән. Әнисен тәрбияләп, соңгы юл­га озаткан.
-Баланы калдырырга әни булгач, безнең кебек ялгыз хатыннарга бөтен эшне дә йөкләделәр. Урманны да кистек, ат белән җир дә сукаладык, - ди Рабига Хөснелгата кызы. - Соңрак фермада дуңгызлар да карадым, гектарлап чөгендер дә үстердем.
Рабига әби зур тырышлык белән өй дә җиткерә. Бүген газы, суы кергән җылы өендә куанып бәхетле картлык кичерә.
-Төмәнгә барып бездә бер кыш чыкты, хәзер барасы килми, сездә кыш көне кояш та чыкмый бит ди әни, - ди кызы. - Шуңа үзем кайтыр­га булдым.
Юбиляр тарих өчен кызыклы булган бер вакыйганы да искә төшерде. Бүген Чумачкада балалар бакчасы, мәктәп тә калмаса да, 30нчы елларда авылда балалар бакчасы булган. Рабига әбинең әнисе шунда эшләгән, бәләкәй кыз анда сөт иткәнен хәтерли.
Туймәтнең иң өлкән кешесе МӨГАЛЛИМӘ СӘҮБАНОВАга килеп кергәч, юбиляр әби шулмы соң, дип аптырап та калдык.
Җитез хәрәкәтләр белән чыгып безне үзе каршы алды ул. Әле алай гынамы, йортларын, капка төпләрен ялт иттереп көрәп куйган.
-Кичләрен чыгып көрим карны, зарядка бит, - ди Мөгаллимә әби. - Әле күрше карчыкларына да (алар аннан күпкә яшьләр) кар чистартыгыз, киленнәрегезгә файда булыр, дим.
Мөгаллимә әби 14 яшендә колхоз эшенә керешә, тубал белән багана төпләрен чәчкәнен искә төшерде. Яшүсмер кызга урман да кисәргә туры килә, орлыкка бөртек алып кайтканда чабаталары тузып юеш кар өстеннән яланаяк кайтуларын да күз яшьләре белән сөйләде юбиляр.
-Илне электрлы итүгә дә, нефть тармагына да өлешем керде. Куйбышевта электр станциясе тө­зеләчәк җирдә баткаклыкны чы­бык-чабыктан арындырдык, Әл­-мәт янында нефть траншеялары да казыдык, - ди Мөгаллимә Мисбах кызы. - Күп авырлыклар күрсәм дә Ходай исәнлекне кызганмаган, моңа мин бик рәхмәтле.
Мөгаллимә әби бер кыз үстергән, Гөлсинә апага да инде 55 яшь. Җитез, "мировой" әбиләре янына ике оныгы, өч оныкчыгы еш кайталар. Әби балаларын тәмле ашлар, өчпочмаклар пешереп сыйлый.
Якташыбызның социаль хезмәткәре дә бар. Розалия Зарипова аңа өй эшләрендә булыша. Мөгаллимә әби аны көтеп ала, үз кызы кебек якын күрә. Дөнья хәлләре турында сөйләшеп, чәй эчәргә дә иптәш кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент тәбрикләде Чумачка авылы Юбилярлар