Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге йорт-интернатта кунаклар ешлаган

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәрбияләнүче әби-бабайларга, Өлкәннәр көне уңаеннан, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. -Сез бирегә төрле төбәкләрдән килгәнсез. Ләкин эш урыннарында хезмәт куеп, һәрберегез үзегезнең районыгызның, шәһәрегезнең үсешенә шактый өлеш керткәнсез. Бәйрәм белән котлап, сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр телим,-диде котлау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәрбияләнүче әби-бабайларга, Өлкәннәр көне уңаеннан, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

-Сез бирегә төрле төбәкләрдән килгәнсез. Ләкин эш урыннарында хезмәт куеп, һәрберегез үзегезнең районыгызның, шәһәрегезнең үсешенә шактый өлеш керткәнсез. Бәйрәм белән котлап, сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр телим,-диде котлау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Бу көннәрдә йорт-интернатта кунаклар еш булган. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Рәис Сөләйманов райондашларыбызга бүләкләр җибәргәннәр. Әби-бабайларга ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе, якташыбыз Минсәгыйть Шакиров исеменнән дә бәйрәм табыны әзерләгәннәр, тәм-томнар белән сыйлаганнар.

Бүген монда яшәүче 60 кешенең күбесе - райондашларыбыз, шулай ук Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән районнарыннан, хәтта Башкортстаннан, Мәскәү өлкәсеннән һәм Хабаровскийдан кадәр килүчеләр бар. Нигездә, интернатта үз-үзләрен карый алмаган, кеше тәрбиясенә мохтаҗлар гомер кичерә.

Интернаттагы иң өлкән әбигә- Вера Портновага быел 93 яшь тулачак, ә Ленар Шиһабетдиновка әле 35 яшь кенә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга Чирмешән лицее укучылары да килеп, концерт күрсәткәннәр.

Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның төрле авылларында ялгыз гомер итүче 180 әби - бабайга да район җитәкчесе исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырганнар.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районы яңалыклары

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17524

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр кунаклар ешлаган Чирмешәндәге йортинтернатта