Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә узган “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәменә Самарадан да килделәр

Чирмешәндә инде дүртенче тапкыр узган "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә Самара өлкәсеннән килгән кунаклар - Денис һәм Әбдеки авыллары гармунчылары үзенә күрә мастер-класс күрсәттеләр дип була. Безгә беренче генә тапкыр килгән күршеләр бәйрәмнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрделәр. Барысы да дәртләнеп, көйне тоеп уйныйлар. Аларның гармуннары да аерым, матур тавышлы. Зур осталар эшләп биргән,...

Чирмешәндә инде дүртенче тапкыр узган "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә Самара өлкәсеннән килгән кунаклар - Денис һәм Әбдеки авыллары гармунчылары үзенә күрә мастер-класс күрсәттеләр дип була.

Безгә беренче генә тапкыр килгән күршеләр бәйрәмнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрделәр. Барысы да дәртләнеп, көйне тоеп уйныйлар. Аларның гармуннары да аерым, матур тавышлы. Зур осталар эшләп биргән, 200 мең сумнан да кыйммәт эксклюзив музыка инструментларында яратып, бөтен күңелләрен биреп уйныйлар. Шырдый-бырдыйны уйнамыйлар, популяр, күбрәк борынгы, халык көйләренә, җырларына өстенлек бирәләр. Денистә яшәүче пенсионер Фоат Төхвәтуллин Казанда, Фәйзулла Туишев исемендәге фестивальдә дә осталыгын күрсәткән. Гармунына әле дә тузан кундырмый икән.
-Мәҗлесләрдә ял иттермиләр, еш уйныйм,- ди ул. - Бер елны Челно-Вершина районында оештырылган бәйрәмдә, кат-кат сорап, җиде тапкыр сәхнәгә чакырдылар. "Чир" инде ул - гармун. Иң яратканым - авыл көе һәм биюләр.
Ирек Мотыйгуллинның уйнавын да рәхәтләнеп тыңлыйсың. 7 класс кына тәмамлаган егет зур-зур, виртоуз музыкантлар белән ярыша ала. Көйне нотадан башка гына сыздыра гына. Биш ел сәнгать мәктәбендә укыган.
-Өйдә алты баяныбыз, гармуныбыз бар, - ди Ирек. - Инде өч яшьтән бирле уйныйм. Татарча да, русча да бик күп көйләр беләм.
Җырлый да бу, 13 яшьлек, сәләтле Әбдеки остасы. Улының шундый һөнәрле буулына әтисе Идрис сөенә дә, горурлана да. Үзе дә музыка, сәнгать тирәсендә укымышлы кеше, гармунчы, баянчы. Эше буенча дәүләт автоинспекторы Идрис Мотыйгуллин Шенталада эшли.
-Ирегебез башта өч яшькә кадәр елады, аннан соң гармунга "ябышты", - ди ул, ярымшаяртып.
Кайсы зур җитәкче, кайсы эшмәкәр, студент Фәрит Хәйруллин, Рәис Хәкимов, Айрат Абзаловларны да алкышладык бу бәйрәмдә. Шулай ук Әбдеки, Денис егетләре. Бармакларына күз иярми, гармунны, баянны жәлләмичә, бирелеп уйнаулары таң калдыра.
Быелгы фестивальне дә "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге бергәләп оештырдылар. Чарада утызлап гармунчы һәм баянчы сәхнәгә менде. Барысына да бүләкләр тапшырылды.
-Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Ул үзенә күрә ярышу, осталыгыңны күрсәтү өчен уңайлы форсат, - ди татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин. - Шуңа күрә катнашучыларга затлы бүләкләр дә алдык.
Әйе, йөзләп тамашачы күзәтеп, чыгышларны бәяләп торган шундый бәйрәмдә уйнау - үзе дәрәҗә. Әнә 77 яшьлек Мөҗип Кәримов (Туймәт), 75 яшьлек Михаил Назаров (Лагерка), 73 яшьлек Сәетгәрәй Мәслахетдинов (Әмир) та гармунны дус итеп яшиләр, бүген дә сәхнәдән халык көйләрен үз почерклары белән уйнап танылдылар.
Бар әле Чирмешәндә, районда гармунчы, баянчы осталар. Ваһап Кәримов, Рәис Мөхәммәтҗанов, Нәкыйп Мөктәсимов, Рәшит Сәгыйров, Илһам Мортазин, Рәүф Җиһаншин, Мәрьям Дәүләтшина, Николай Гераев, Валерий Гришанин бик күп бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә район данын күтәрәләр, кыстатып тормыйлар. Арслан Рәхмәтуллин исә берничә айдан музыка белгече дипломы алачак.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, район оешуның 85 еллыгына багышланган, Яшьләр мәйданында үткән быелгы фестивальнең яшь башкаручылары: Риназ Минханов, Илмир Вафин, Айдар Могыйзов (Чирмешән) мондый чараларда әле күп катнашырлар, баян һәм гармун моңнарын еракларга ишеттерерләр. Булат Сәлахов (Лашман) та Мөҗип бабасы кебек мактаулы гармунчы булыр дип өметләнергә мөмкин. Кызганыч, өлкән гармунчылар да бу фикер белән килешә, яшьләр арасында музыка уен коралларына тартылучылар бик аз. Бүгенгедәй бәйгеләрне ешрак уздырасы иде.
Кунаклар, һаман шул Денис һәм Әбдеки баянчылары, гармунчылары, үзләрендә дә, Чирмешәндәге кебек, гармунчылар бәйрәме оештырырга хыялланалар. Анда безнең якташларны да чакырырга телиләр. Музыка бит тәэсирле, сихри көчкә ия, бик тиз дуслаштыра белә. Уйнасын әле, гармуннар!
Бәйрәмнән күбрәк фотолар "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегендә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Уйнагыз, гармуннар Самара өлкәсе