Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Рамазан гаетеннән соң Сабан туе булды

Чирмешәндә мөселман Сабан туе үтте. Инде алтынчы ел рәттән оештырылучы бу күркәм бәйрәмне Рамазан гаете көнне, өйләдән соң оештырып ялгышмадылар, 25 июньдә көн чалт аяз булды. Тагын бер сынау - ураза вакытында мөселман кардәшләр Аллаһыбызны олыладылар, тәравихка йөрделәр, ифтар ашларында сыйландылар, мәчетләрдә җомга намазларына аеруча күп кеше җыелды. -Яшьләребез арасында...

Чирмешәндә мөселман Сабан туе үтте. Инде алтынчы ел рәттән оештырылучы бу күркәм бәйрәмне Рамазан гаете көнне, өйләдән соң оештырып ялгышмадылар, 25 июньдә көн чалт аяз булды.


Тагын бер сынау - ураза вакытында мөселман кардәшләр Аллаһыбызны олыладылар, тәравихка йөрделәр, ифтар ашларында сыйландылар, мәчетләрдә җомга намазларына аеруча күп кеше җыелды.

-Яшьләребез арасында дин юлындагылар күбәя бара, - ди Утыз Имән мәчете имамы Җәүдәт хәзрәт Шәймәрданов. -Бер көнне кафеда узган ифтар мәҗлесенә 110 кеше килде. Бертуган Риф, Илгиз, Ирек Фәттаховлар, Фаяз Минвәлиев, Газинур Шәймәрданов кебек яшьләребез, башка кайбер юмарт якташларыбыз бу мәҗлесне оештыруга байлыкларын, көчләрен кызганмадылар, Аллаһының рәхмәте яусын.

...Стадионда узган Сабан туен Коръән укып нурладылар, вәгазь сөйләп дәрәҗәле иттеләр. Дин юлында активларга, халыкка дини белем бирүдә армый-талмый эшләүчеләргә, бәйрәмне үткәрүдә материаль ярдәм күрсәтүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында Шәүкәт Хәйруллин да бар. Ул Чирмешәндә тора, Урманасты Үтәмеш мәчетендә имамлык итә. Сабан туен үткәрүдә башлап йөрүчеләрнең берсе.

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлавы бар иде, аны башлыкның киңәшчесе Әмир Могыйзов җиткерде.

"Хуш, Рамазан!" исемле Сабан туебызда меңнән күбрәк кеше катнашты. Кайберләре уеннарда көчен күрсәтеп алды. Ай буе ураза тотып сыналган бабайларда көч, җиңүгә омтылыш бар икән әле, чүлмәк ватканда агач колганы да сындырдылар.

Турникта тартылу, кул көрәштерү, шахмат, йөгерү, гер күтәрү, күзне каплап бүләк сайлау кебек ярышларда җиңүчеләргә бүләкләрне кызганмадылар. Көрәштә дистәләрчә егет катнашты. Барында да гадел булырга тырыштылар.

Быел районда беренче Сабан туена район благочинные Серафим атакай да килгән, олылап, хөрмәт күрсәтеп килгән. Дуслык менә шулай ныгый. Кунак мөселман өммәтендәгеләргә котлау сүзләре дә ирештерде.

Бу көнне стадионда сәүдә нокталары да байтак иде, кайберләре шашлык, пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Полиция "кыр кухнясы" белән чыккан: итле карабодай, хәтта бик тансык борай боткасы да пешергәннәр. Бушлай ризыкларын дистәләрчә кеше авыз итте, рәхмәт әйтеп киттеләр. Мәчетләр дә аш-су ягын кайгырткан. Элеккеге еллардагы сыман, район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, Сабан туен оештыруга барлык мәхәлләләр дә үз өлешен керткән. Бәйрәм көнне дә аларга - бабайларга, имамнарга, мәчеткә йөрүче яшьләргә эш күп булды. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрен кабул кылсын, саулык бирсен, динебез куәтләнсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined