Чирмешәндә полиция ветераннары бәйрәм итте
Шушы көннәрдә районның полиция хезмәткәрләре үзәк ашханәгә чакырып, үзләренең ветераннарын хөрмәтләделәр. 2011нче елдан бирле Россиянең Эчке эшләр министры карары белән әлеге дата шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар көне буларак билгеләп үтелә. Шулай да чирмешәнлеләр бу бәйрәмне беренче тапкыр шулай зурлап, бергә җыелышып, чәй табыннары артында үткәрделәр. Полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы...
Шушы көннәрдә районның полиция хезмәткәрләре үзәк ашханәгә чакырып, үзләренең ветераннарын хөрмәтләделәр.
2011нче елдан бирле Россиянең Эчке эшләр министры карары белән әлеге дата шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар көне буларак билгеләп үтелә. Шулай да чирмешәнлеләр бу бәйрәмне беренче тапкыр шулай зурлап, бергә җыелышып, чәй табыннары артында үткәрделәр.
Полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы 38 кешене бергәләштерелә. Төрле сәбәпләр аркасында бүгенге очрашуга барысы да килә алмаган. Гомерләрен милиция хезмәтенә багышлаган, Керкәледә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Шәһит Фәттаховны, Чирмешәннән 89 яшьлек Михаил Газизуллинны һәм башкаларны, кунаклар арасында булмасалар да , җылы сүзләр белән искә алдылар.
Ә менә тиздән 85 яшен тутыручы Галимҗан Закиров: "Бәйрәмгә бик теләп килдем",- ди.
-Мин милициягә 1957нче елны урнаштым, монда 30 ел эшләп лаеклы ялга чыктым, - ди Галимҗан абый. - Бүген биредә, ветераннар булсалар да, яшьләр күбрәк, ә минем вакытта коллектив аз санлы иде. Бәйрәмгә килүемә бик шатмын. Күңелле булды.
Эчке эшләр органнарында ир- егетләр генә түгел, хатын - кызлар да хезмәт куйган. Әйтик, Камилә Будкованың хезмәт стажы 33 ел. Милициягә 1982нче елны килә ул. Әүвәл яшүсмерләр эшләре буенча инспектор, аннары җинаятьчелек буенча инспекция начальнигы була.
-Элекеге чор белән чагыштырганда, үзгәрешләр шактый, - ди ветеран, милиция майоры. Хезмәт шартлары да нык үзгәрде, мәсәлән, безнең вакытта транспорт белән гел проблема булды, авылларга юлаучы техникада йөри идек. Шулай ук төнге патрульга да чыктык, тревога белән дә чакыралар иде. Кеше балаларын тәрбияләп йөреп, үземнекеләренең үскәнен күрмичә дә калдым.
Туймәт авылында туып үскән бертуган Кәримовларның милициядә гомуми хезмәт стажы 85 ел. Бүген алар: Җәгъфәр, Гакыйль һәм Айдар Бәхтыяр уллары - барысы да ветераннар сафында һәм бүген хезмәттәшләре белән очрашуга килгәннәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчә җитәкчесе Илгиз Алмакаев кунакларны бүлекчә хезмәткәрләре исеменнән бәйрәм белән котлады һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы милиция ветераннары Наилә Мәссаровага һәм Исмәгыйль Кәримовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Мондый бүләк бүлекнең элеккеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗевка да язылган.
МВД ветераннарының күпчелеге төрле тармакларда эшләп, бүгенге көнгә кадәр районга хезмәт итәләр.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен район мәдәният йорты артистлары катнашында зур бәйрәм концерты да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев