Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә “орден йөртердәй әниләр”не чәйгә дәштеләр

Районның яшьләр ял итү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләрен чәй табынын чакырып, җылы, матур сүзләр әйтеп, чәчәкләр биреп зурладылар. Район инвадидлар җәмгыяте Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шундый мәҗлес оештырган. -Өч ул үстердек, кызганыч, бер балам тумыштан сәламәт булмады. Ул хәзер 40 яшьтә инде. Аны бала чактан эшкә өйрәтеп тәрбияләдек,...

Районның яшьләр ял итү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләрен чәй табынын чакырып, җылы, матур сүзләр әйтеп, чәчәкләр биреп зурладылар. Район инвадидлар җәмгыяте Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шундый мәҗлес оештырган.


-Өч ул үстердек, кызганыч, бер балам тумыштан сәламәт булмады. Ул хәзер 40 яшьтә инде. Аны бала чактан эшкә өйрәтеп тәрбияләдек, барысын да - ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә булдыра. Әйтмим калганын, сыерга кадәр сава, бик мәрхәмәтле бала, күңеле йомшак, - ди үз улы хакында чарага район үзәгеннән килгән Татьяна Митюкова. -Бала вакытында больницаларга күп йөрттек, андый әниләргә бик җиңел түгел, әле ул әлегә безнең белән, менә без "киткәч", ул кем белән калыр, уйласаң - шулары уңайсыз. Ә чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт.

Гомумән, районда физик мөмкинлекләре чикле 52 бала бар. Аларны үстерүнең, карауның, ни дисәк тә, авыр башы, нигездә, әниләр җилкәсенә төшә. Бүгенге чара кунаклары - шундый көчле рухлы, "Әлдермештән Әлмәндәр"нең Әлмәндәредәй әйтсәң, "орден бирерлек", гыйбрәтле язмышлы әниләр.

Әниләре белән килгән балаларга яшьләр ял итү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр бу көнне мультфильм күрсәттеләр, тәм-том, якты йөз белән сыйладылар. Район инвадидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова әйтүенчә, чараны уздырышырга шәхси эшмәкәр Булат Латыйпов, нефтьчеләр матди яктан булышканнар. Чара матур үтте, тик коляскада йөрүче бер баланы гына кичә узган икенче катка күтәреп менәргә туры килде: шундагы берничә ир-ат булышты. Ә андый көндәлек уңайсызлыклар белән бу әниләр һәр көнне диярлек очраша...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined