Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә нигә чыршы сатмыйлар?

Яңа ел якынлашу белән халык өйләрендә - квартираларында да нарат - чыршыларны бизәүгә кереште. Кемдер ясалма чыршыларга өстенлек бирсә, башкалар табигый агачлар сайлый. Быел Чирмешән урман хүҗалыгы Яңа ел бәйрәменә барлыгы 350 төп нарат һәм чыршы сатарга планлаштыра. - Нигездә, 20 декабрьдән соң сатабыз. Моның өчен наратларны һәм чыршыларны махсус...

Яңа ел якынлашу белән халык өйләрендә - квартираларында да нарат - чыршыларны бизәүгә кереште. Кемдер ясалма чыршыларга өстенлек бирсә, башкалар табигый агачлар сайлый.

Быел Чирмешән урман хүҗалыгы Яңа ел бәйрәменә барлыгы 350 төп нарат һәм чыршы сатарга планлаштыра.
- Нигездә, 20 декабрьдән соң сатабыз. Моның өчен наратларны һәм чыршыларны махсус үстерәбез, - ди оешманың баш инженеры Раушан Мөхәммәтшин.- Шушы көннәрдә агачларны сата башлаячакбыз. Сату бәясе үзгәрмәде, былтыргыча калды.
Һәм белгечләрдән берничә киңәш. Чыршыны яисә наратны өйгә алып керер алдыннан, иске ылыслары коелсын өчен, селкеп алырга кирәк. Аны салкыннан алып керүгә бизәргә ярамый, агач җылынырга тиеш. Яңа ел чыршысы озак торсын дисәгез, аны дымлы комга урнаштырыгыз. Суга глицерин яисә желатин, шулай ук аспирин таблеткасы һәм ике кашык шикәр комы өстәргә. Агач кәүсәсенең 20 сантиметрга якын өлеше юеш комда булырга тиеш. Комга көн аралаш су өстәп торырга, чөнки ул көн саен өч литрга якын су "эчә". Яңа ел чыршысын суга гына да "утыртып" була. Ләкин бу очракта да суга акбур, желатин һәм лимон кислотасы өстәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел чыршы нарат

2
X