Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә хатын-кызларны котладылар

-Бүген әлеге залда районның үсеше өчен көн-төн хезмәт куючы якташларыбыз- гүзәл хатын-кызларыбыз утыра. Хатын-кыз ул гомер юлдашы, без ир-атлар өчен ныклы терәк. Бәйрәм алдыннан сезгә бары тик исәнлек, уңышлар телисе килә. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхетле булыгыз, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин изге теләкләрен белдереп. Лашманда яшәүче 38...

-Бүген әлеге залда районның үсеше өчен көн-төн хезмәт куючы якташларыбыз- гүзәл хатын-кызларыбыз утыра. Хатын-кыз ул гомер юлдашы, без ир-атлар өчен ныклы терәк. Бәйрәм алдыннан сезгә бары тик исәнлек, уңышлар телисе килә. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхетле булыгыз, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин изге теләкләрен белдереп.


Лашманда яшәүче 38 яшьлек Фәйрүзә һәм Марат Миннебаевлар дүрт бала - дүрт кыз үстерәләр. Төпчекләре Камилә, быел районда беренче туган бала, 5 гыйнварда дөньяга килгән. Игезәкләр Гөлия белән Гөлсинә - беренче, ә өлкән кызлары Гөлназ 2нче класс укучылары.

Район үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантанада яшь әнигә бүләкләр һәм чәчәк бүләк иттеләр.

-Мондый бәйрәм оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Бик күңелле булды, -ди Фәйрүзә Миннибаева.

Тантаналы чарада "Ел хатын - кызы. Ел ир-аты: хатын -кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабында катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган Раиса Кваковага, Екатерина Зубовага һәм Галия Сафиуллинага район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Әлеге бәйгене оештыруда активлык күрсәткән район мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Рузилә Минхәерова һәм район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова бүләкләргә ия булдылар.

Хатын-кыз җилкәсенә әйтеп бетермәслек йөк салынган: ул бала үстерә, гаилә учагын саклый, шул ук вакытта җәмәгать эшенә дә өлгерә, уңышлар казана.

Туймәттән Люция Сәүбанованың 36 елдан күбрәк гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле, аны Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләгән. Ул эш сөючән һәм бурычларын җаваплылык белән башкаручы кеше буларак билгеле. Тормыш иптәше Ильяс әфәнде белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Авылдашлары да аның турында олы хөрмәт белән сөйли, хезмәттешләре чын иптәш һәм дус итеп күрә, җитәкчелек яхшы эшче буларак югары бәяли.

Әйе, нинди генә өлкәне алсак та, анда хатын-кыз өлеше тигән.

Район үзәк китапханәсендә методик бүлеге мөдире Светлана Мортазина, Әккәрәй мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Евдокимова, район үзәк больницасы шәфкать туташы Зәмзәмия Кузнецова адресларына да бүген мактау сүзләре күп яңгырады. Аларга да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Райондашларыбызны бәйрәм белән котларга танылган җырчылар Резеда Шәрәфиева, Рафаэль Якупов, Сиринә Зәйнетдинова һәм Ясминә килгәннәр иде. Якташыбыз Гөлназ Гатина да райондашларына хөрмәтен җыр аша җиткерде.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә хатын-кызларны кунак иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр хатынкызларны котладылар