Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Габдулла Тукайны олылап сөйләделәр, җырладылар

Габдулла Тукайның туган көнен район үзәгендә шигырь бәйрәме ясап, зурлап билгеләп үттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенә район мәктәпләре укучылары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм, гомумән, туган телебезгә битараф булмаган райондашларыбыз җыелды. Быел бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештырганнар. Чара барышында шагыйрьнең бәләкәй Апуштан алып бөек Тукай булганга кадәр тормыш юлын һәм иҗатын тулысы белән...

Габдулла Тукайның туган көнен район үзәгендә шигырь бәйрәме ясап, зурлап билгеләп үттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенә район мәктәпләре укучылары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм, гомумән, туган телебезгә битараф булмаган райондашларыбыз җыелды.


Быел бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештырганнар. Чара барышында шагыйрьнең бәләкәй Апуштан алып бөек Тукай булганга кадәр тормыш юлын һәм иҗатын тулысы белән ачып бирделәр. Районның "Ак калфак" җәмгыяте, мәктәп укучылары, район китапханәчеләре әдипнең әсәрләрен яттан укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырладылар. Җирле шагыйрәләребезнең Тукайга һәм туган ягыбызга багышланган шигырьләре дә яңгырады. Шигъри җанлы райондашларыбыз Иске Кади авылында, аеруча, күп икән. Бу көнне, хәтта, башка милләт балалары да Тукай телендә сөйләштеләр, җырлар башкардылар. Моны бөек шагыйребезне зурлау, хөрмәтләү, дип әйтми мөмкин түгел.

Гадәттәгечә, быел да, 2016 ел йомгаклары буенча, телебезне, милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән якташларыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе лауреатлары да бүген, бу чарада бүләкләнде. Район газетасының алдагы санында язып үтелгәнчә, моңа Әмир авылында туып үскән эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәгариф бүлеге методисты Җәмилә Мотыйгуллина, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазиннар лаек булды.

-Бу минем өчен көтелмәгән бүләк, хезмәтемне шулай бәяләүләренә зур рәхмәт, - диде лауреатларның берсе Җәмилә Мотыйгуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined