Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә дә май чабу атнасы башланды

4 марттан 10 мартка кадәр православие динен тотучылар май чабу атнасын билгелиләр. Май чабу - Масленица - керәшеннәрдә, славяннарда - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.

Чирмешәндә әлеге бәйрәм һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре  8 мартта “Кәрвансарай” күпфункцияле сәүдә үзәге мәйданында театраль тамаша оештырачаклар, 9 марта рус милли-мәдәни бәрләшмәсе активистлары чирмешәнлеләрне балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданда үтәчәк чарага чакыралар.

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.

Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай була. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

Җиденче, ягъни бәйрәмнең соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек Бөек пост белән алмашына.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев