Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә чыршы кабызырга маймыллар да килде

Чирмешәндә үзәк чыршыны да кабыздылар. Тантаналы шартларда, бәйрәм ясап. Башка еллардагыдан күпкә иртәрәк. Күпчелек оешмалар биналары каршында чыршылар инде берничә атна ук "эшли". Төнлә алар аеруча матур. Быел, гомумән, чыршыларга гирляндаларны пөхтә итеп, форма биреп, зәвык белән элделәр. Кемнең территориясе, чыршылары иң матур - аларны киләсе атна дүшәмбесендә үк белербез....

Чирмешәндә үзәк чыршыны да кабыздылар. Тантаналы шартларда, бәйрәм ясап. Башка еллардагыдан күпкә иртәрәк.

Күпчелек оешмалар биналары каршында чыршылар инде берничә атна ук "эшли". Төнлә алар аеруча матур. Быел, гомумән, чыршыларга гирляндаларны пөхтә итеп, форма биреп, зәвык белән элделәр. Кемнең территориясе, чыршылары иң матур - аларны киләсе атна дүшәмбесендә үк белербез.
Инде кабат үзәк чыршы янына килик. Яңа Элмәле янында 42 ел үскән, 16 метрлы урман гүзәле Яшьләр мәйданчыгында әле тагын егерме көннәр чирмешәнлеләрне, кунакларны үз янына чакырып торыр. Урыны җайлы, үзәктә, ерактан ук күренә. Кызганыч, янәшәсендәге, башка урыннарда да, артык җылыту сәбәпле, быел кар сыннарның күбесе ямьсезләнеп калды.
Бүген районның төп чыршысын кабызу бәйрәменә олысы-кечесе килгән. Алай гынамы, бүреләр, куяннар, аюлар, маймыллар да биредә. Персонажларга кайдан шулкадәр килешле костюмнар табып бетергәннәр, ис китә! Быел үзешчәннәребез, мәдәният хезмәткәрләре, күренеп тора, аеруча нык тырышканнар, театральләштерелгән тамаша, эчтәлекле программа күпләргә ошады.
-Ел бик тиз үтте. Чирмешәнлеләр өчен ул нәтиҗәле режим, зур эшләр елы булды, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, бирегә җыелган халыкны киләсе Яңа ел белән тәбрикләп.- Төзелеш, ремонт эшләренә генә дә 700 миллион сум акча юнәлдерелде. Быел 198 бала туды, 112 пар кавышты. 2016нчы яңа ел уңышлар алып килсен.
Җырлагач, биегәч, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп кушылдылар. Үзәк чыршыны бергәләп кабыздык. Янып торганда ул бөтенләй чибәр, көяз икән. Аңа бик күп - 60 ваттлы 600ләп лампочка, әллә ничаклы гирляндалар элгәннәр. Чирмешәндә, һич арттырусыз, мондый шәп, төз чыршының күптән куелганы юк иде.
Үзәк чыршыны ачу-кабызу бәйрәменнән күбрәк фотолар http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/7966-otkryitie-elki-v-cheremshane-fotoreportazh.html.
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел Үзәк чыршы