Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә әбиләр һәм бабайлар чыршы янында биеде

Яңа елны сабыйлар гына түгел, олы кешеләр дә көтеп ала, аннан ниндидер могҗиза, шатлык-сөенечләр, уңышлар көтә. Яңа ел каникуллары көннәрендә районда хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре өчен дә Кыш бабайлы бәйрәм оештырдылар. Үзәк ашханәгә, сыйлы табын артына җыелган өлкәннәребезне район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршина котлады. Һәркем өчен иң...

Яңа елны сабыйлар гына түгел, олы кешеләр дә көтеп ала, аннан ниндидер могҗиза, шатлык-сөенечләр, уңышлар көтә. Яңа ел каникуллары көннәрендә районда хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре өчен дә Кыш бабайлы бәйрәм оештырдылар.

Үзәк ашханәгә, сыйлы табын артына җыелган өлкәннәребезне район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршина котлады. Һәркем өчен иң зур байлык - исәнлекнең мул булуын теләде.
-Агымдагы елда район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин авыл хуҗалыгына игътибарны арттырырга ышандырды,-диде үзенең чыгышында Миләүшә Тәүфыйковна.- Еллар уңышлы килсен, илләребездә тынычлык булсын.
Бәйрәмгә килгән ветераннарыбызның күбесе авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган. Кайберләре пенсия яшендә булса да, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшләүләрен дәвам итә. 2014 елда 60 яшен тутырган Екатерина Богомолова "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Югары Кармалка бүлекчәсендә инде 20 ел склад мөдире булып эшли.
-60нчы елларда совхозның гөрләп эшләп торганы хәтердә,- ди Екатерина Николаевна.- Киләчәктә авыл хуҗалыгына игътибар артсын иде, шул вакытта авылларыбыз да яшәр. 2015 елга шундый өметләр баглыйм. Әле эшне ташларга исәп юк.
Бәйрәмне алып баручылар әби-бабайларга бер мизгелгә булса да, үзләрен балалар итеп тоярга мөмкинлек бирделәр. Алар яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, уеннарда катнаштылар һәм Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.
Лашман авылыннан кунак булып килгән, биш малай үстергән Зәмзәмия Хафизуллина бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле.
-Минем мондый чарада беренче генә катнашуым, бик күңелле булды, - ди Зәмзәмия апа. - 37 ел кибеттә сатучы булып эшләдем. Ул вакытларда, элек, бәйрәм итәргә вакыт та юк иде.
Шешминка авылыннан Клавдия Самойлова өчен 2014 ел аеруча истәлекле булган -70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, декабрьдә оныгын армия сафларына озатканнар.
-Җиденче классны тәмамлауга фермада сыер сава башладым. Кая инде ул вакытларда Яңа ел каршылау да, бәйрәм итү. Иртәнге өчтә фермага китә идек, - дип искә ала яшьлеген Клавдия Андреевна. - Көтү дә көттем, санитарка да булдым.
Самойловлар бүген дә хезмәт белән көн күрә, йорт тутырып мал асрыйлар, азык әзерлиләр. Клавдия Андреевна әле быел да, оныгы белән, чалгы тотып печән чапкан.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан ветераннар елкасы