Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә балалар комда рәсем ясады

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзелүче паркта мөмкинлекләре чикле - коляска белән хәрәкәтләнүче кешеләр өчен карусель урнаштырылачак. Хакимият ярдәме белән карусельнең җиһазлары кайтарылган. Бу эштә Илназ Газыймов нык тырышкан. Әлеге хәбәрне инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясендә җиткерделәр. Бүгенге көндә районда 1820 инвалид исәпләнә, шуларның 66сы - 18 яшькәчә балалар. -Ел ярым...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзелүче паркта мөмкинлекләре чикле - коляска белән хәрәкәтләнүче кешеләр өчен карусель урнаштырылачак. Хакимият ярдәме белән карусельнең җиһазлары кайтарылган. Бу эштә Илназ Газыймов нык тырышкан.

Әлеге хәбәрне инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясендә җиткерделәр. Бүгенге көндә районда 1820 инвалид исәпләнә, шуларның 66сы - 18 яшькәчә балалар.
-Ел ярым эшчәнлек алып бару чорында, район инвалидлар җәмгыяте мөмкинлеге чикле кешеләрнең проблемалары белән якыннанрак таныштык. Аларның өйләрендә булдык, аралаштык, төрле ярдәм күрсәттек, - ди җәмгыять рәисе Илназ Газыймов. - Җыелышларда, сезнең өчен оештырылган чараларда ешрак катнашыгыз. Проблемаларыгызны яшермәгез, аларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз.
Ел дәвамында инвалидлар өчен Яр Чаллыга, дельфинарийга экскурсия, ял кичәләре оештырдылар, район халык театрында, халык талантлары фестивалендә дә катнаштылар. Мохтаҗларга матди ярдәм дә күрсәтелгән. Бу конференциядә дә аеруча мохтаҗ дип табылган 10 инвалид баланың әти-әнисенә 25әр мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу ярдәмне алар дәвалануга, моның өчен кирәкле медицина җиһазлары алуга да тота алалар.
-Мөмкинлекләре чикле кешеләргә матди ярдәм күрсәтүдә "Татнефть" компаниесенең өлеше зур. Аңа һәм якташыбыз Искәндәр Гарифуллинга зур рәхмәт, - диде Илназ Фәрраш улы.
Үз чиратында, конкрет ярдәм өчен, ата-аналар да бик рәхмәтле.
Илназ Газыймов, гаилә хәле буенча, Әлмәткә күчеп китү сәбәпле, конференциядә җәмгыятькә яңа рәис сайланды. Бу постка, Лашман авылында дистә еллар инвалидлар белән эшләгән Мәдинә Талипова кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Илназ Газыймов рәиснең урынбасары булып кала, ә Ирина Митяева - ярдәмче.
Конференциядән соң җәмгыятьнең элеккеге рәисе Илназ Газыймов балалар өчен тагын бер зур бәйрәм оештырды - Әлмәт курчак театры артистларының чыгышын караганда балалар гына түгел, ата-аналар да чын күңелдән шатланды. Ә Яр Чаллы шәһәреннән килгән, комда рәсем ясау остасының чыгышын тын да алмый күзәттеләр. Балаларга да бу эштә үзләрен сынарга мөмкинлек тудырылды, мастер - класс күрсәтелде.
Мөмкинлеге чикле балалар арасында да талантлылары байтак. Тамашачыларны алар да үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инвалидлар комда рәсем конференциясе