Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының Әмир авылында үткән “Авыл көне“нә Казаннан ансамбльгә хәтле килде

Әмир тагын кунаклар җыйды, биредә инде бишенче ел рәттән "Авыл көне" уздырдылар. Колачлы итеп, Сабантуй сыман ясадылар бәйрәмне. Сургутта яшәүче якташлар - бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар шулай тырышты, "Авыл көне"нең барлык чыгымнарын алар күтәрде. Акчага табынмый бу юмарт егетләр, игелек кылып яшиләр. Якын туганнарына гел булышалар. Яллары җитсә, ашкынып...

Әмир тагын кунаклар җыйды, биредә инде бишенче ел рәттән "Авыл көне" уздырдылар. Колачлы итеп, Сабантуй сыман ясадылар бәйрәмне.


Сургутта яшәүче якташлар - бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар шулай тырышты, "Авыл көне"нең барлык чыгымнарын алар күтәрде. Акчага табынмый бу юмарт егетләр, игелек кылып яшиләр. Якын туганнарына гел булышалар. Яллары җитсә, ашкынып авылга кайталар, аларның маһабәт йорты Әмирдә иң күркәмнәрдән берсе, аларныкы кебек матур бакча районда да юктыр. Фазыйл һәм Миндарның ипле хатыннары - Рәшидә белән Гөлфиягә дә рәхмәт - ирләренә нык таяныч, уңган, сабыр хуҗабикәләр, тугры, төпле тормыш иптәшләре.

-Мондый юмарт егетләр булганда авылның киләчәге бар, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Әмирне онытмыйлар, бик күп бүләкләр әзерләгәннәр. Эшләре уңышлы бара. Молодцы!

Район җитәкчесе Миндар Әгъләмовка районның Утыз Имәни премиясе иясе булуын раслаучы таныклык, аңа һәм Фазыйл Әгъләмовка да истәлек бүләге тапшырды.

Эшкуар Әгъләмовлар быел да бүләкләрне мул өләште. Инде мәгълүм булганча, авылның киләчәген кайгыртып, алар Әмирдә туган һәр балага 100әр мең сум акча бирәләр. Бу бәхет быел Минхәеровларга юмарт елмайды: ике бертуган - янәшә йортларда торучы Илһам һәм Инсаф гаиләләре дә акчалы булды. Берара Түбән Новгород якларында торып алган Илһам һәм Надия кабат туган авылларына кайтып төпләнделәр. Әмирдә туган кызлары Мәликә йөри дә башлады, аңа 2 яшь үк.

-Бу акчаны әлегә туздырмыйбыз, яңа өй салырга тотачакбыз, - ди Илһам.

Былтыр гына өйләнешкән Инсаф һәм Миләүшәнең бәбәйләре - беренчеләре, Ходай язса, тиздән, августта туарга тиеш.

Аларга да Фазыйл һәм Миндар абыйлары 100 мең сумны биреп тә куйдылар. Яшь гаилә әлеге средстволарны яңа мунча салырга кулланачак. Анысы да кирәк.

Быел бәбәй чәе уздырган Илсур һәм Алия Җиһаншиннар шулай ук 100 меңгә баедылар.

Бүген быелгы юбилярлар, пенсиягә чыкканнар, уллары армиядә хезмәт итүчеләр, "Авыл көне"нә әзерлек барышынды булышучылар һәм башка бик күп әмирлеләр бәйрәм бүләге алды. Иганәче Әгъләмовлар Әмирдә туып үскән фәннәр докторы Равил Ибәтовка, хәрби очучы, берничә орден иясе Рәис Нуретдиновка да бүләк әзерләгәннәр. Узган атнада гына никах туе үткәргән Раил һәм Гөлназ Мисбаховлар да игътибарсыз калмады. Лашман мәктәбенең ветеран укытучыларын хөрмәтләп бүләкләүләрен дә хуплады гына халык.

-Бүләкләребезне ихластан бирәбез, барыгызны да беләбез, хөрмәт итәбез, казанышларыгыз белән горурланабыз, - диделәр 61 яшьлек Фазыйл һәм 57 яшен тутырган Миндар Әгъзам уллары.

Авыл көне бәйрәмгә каршы кичтә концерт белән башланды дип була. Әмир үзешчәннәре зур ремонттан соң быел гына кабат ачылган мәдәният йорты сәхнәсеннән берсеннән-берсе матур, авыл, әниләр, мәхәббәт, туган җир турында моңлы җырлар башкардылар. Программаны күбесе Әмир һәм Лашман үзешчәннәреннән торган "Ядкарь" ансамбле дә күркәм итте.

-Мин авылда торучылардан иң өлкәне, 87не тутырдым, - ди элек сәхнәләрдә җырлап йөргән Хафаза апа Мортазина. - Алай да концертка килдем, ул бик ошады, яшь вакытларны искә төшерде. Оештыручыларга, артистларыбызга рәхмәт. Әмирдә талантлар күп икән.

"Авыл көне" якынлашканда Әмиргә Әлкидән хәтле килеп бик матур концерт күрсәткәннәр.

Бәйрәм уңаеннан, авыл урамнарын, йорт тирәләрен, зиратны бик чисталаганнар, бөтен җир ялт итеп тора. Мондый чара бу яктан да файдалы.

Оештыручылар Лашман авыл җирлеге Советына да рәхмәтле - бәйрәмне үткәрүдә нык булышканнар.

... Мәшһүр артистыбыз Әсхәт Хисмәт бәйрәмне - "Авыл көне"н оста, кызык итеп алып барды, уеннарда яше-карты актив катнашып бүләкләр алды.

Инде көрәш хакында. Быел "Әмир көне" - Сабан туенда 19 яшьлек егет, булачак инженер Фәнил Нуретдинов батыр калды, тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнде. Монда инде өченче тапкыр иң яхшы булып танылды. Күршеләр - Лашман авылы егетләре көрәшкән төркемдә Зөлфәт Зиннуров беренче.

Бәйрәм уен-көлкесез, җыр-биюсез узмый. Әмир кырыендагы инде парк сыман урында, купшы итеп бизәлгән мәйданда хәтта республиканың фольклор музыкасы ансамбле осталары биеде.

-Быел зур Сабантуйларда катнашкаладык, әмма авылларга чыкмаган идек әле, - ди коллектив җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов. - Әмиргә күбәү, 22 кеше килдек.

Күтәрде бүгенге бәйрәмне бу ансамбль. Профессиональ артистлар чыгышын меңнәрчә кеше сокланып карады. Сүз уңаенда, 130 йортлы Әмирнең авыл көнендә халык район Сабан туендагыдан чүт кенә азрак булгандыр, кунаклар күп килде. Популяр артистлар Илдар Әхмәтов һәм Гөлсирин Абдуллина җырлаган кичке концертка, мәйдандагы дискотекага бөтен район җыелды. Авылдашларны, якташларны очраштыручы әлеге бәйрәмнең ахырын күрсәң! Озакка сузылган салют аттырудан соң, һәммә кеше кабат Әгъләмовларны алкышлады: "Вәт, ичмасам, булдырдылар!"- диделәр.

"Авыл коне"ннән күрәк фотоларны "Фоторепортаж" бүлегендә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined