Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы Яшәүче авылы Сабан туенда батырга чәшке тун кидерәчәкләр

Татар авыллары кунаклар көтә. Сабан туе бит ул - туган-тумачаны төп йортка җыя торган, чордашларны, сыйныфташларны күрештерә торган бәйрәм. Аның мәйданында көчлеләрне, өлгерләрне сыныйбыз. Шунда егетләргә, кызларга да танышырга форсат чыга. Быел Сабан туйлары - авылларда 1 июльдә, район үзәгендә 2 июль көнне узачак. Соңрак дүрт авылда "Авыл көне"нә җыелмакчылар....

Татар авыллары кунаклар көтә. Сабан туе бит ул - туган-тумачаны төп йортка җыя торган, чордашларны, сыйныфташларны күрештерә торган бәйрәм. Аның мәйданында көчлеләрне, өлгерләрне сыныйбыз. Шунда егетләргә, кызларга да танышырга форсат чыга.


Быел Сабан туйлары - авылларда 1 июльдә, район үзәгендә 2 июль көнне узачак. Соңрак дүрт авылда "Авыл көне"нә җыелмакчылар. Оештыручылар - җирлек җитәкчеләре бу көннәрдә бәйрәмне күтәрешердәй бай авылдашларын кабат барлый, ике арада сөйләшүләр бара.

Югары Кәминкә Сабан туена Яр Чаллыдан артистлар чакырганнар. Бәйрәмне үткәрергә акчалата булышучы авылдашлар бар да. Бу авылда мәйдан "Бүләк" дип аталучы урман аланында көйләнә.

Лашманда Сабан туеның уздырылу урыны тәгаен хәл ителмәгән әле, бу һава торышы белән бәйле. Җитәкчелек әйтүенчә, элеккеге урын - Имәнлек (Әмир) урманындагы мәйдан тирәләрендә быел да баткаклык. Кибеп өлгермәсә, узган елдагы кебек, бәйрәмне Лашманның Таллы елгасында уздырмакчылар.

Иске Үтәмештә кунакларны милли бәйрәмебезгә 1 июль көнне сәгать 10га көтәләр, Урманасты Үтәмештә мәйдандагы күңел ачу чаралары төштән соң, 14 сәгатьтә башлана.

Кара Чишмәдә Сабан туе алды киченә - 30 июньгә Илдар Кыямовның авыл тарихына кагылышлы китабын тәкъдир итү чарасы планлаштырылган. Ә икенче көнне халык Сабан туена җыелачак. Аны карачишмәлеләр авылның Бәркәтә ягындагы очында - шомыртлыкта уздыра.

Туймәтләр дә бәйрәмгә әзерләнә. Авыл җирлеге җитәкчелеге иганәчеләр эзләү мәшәкатьләрендә. Монда Сабан туен әрәмәлектә, сәгать 10да башларга ниятләгәннәр.

Утыз Имәндә бәйрәмне моңа кадәр Кабык күпер янында уздырсалар, быел мәйданны "якынайтмакчылар". Ул авыл уртасында, мәдәният йорты янындагы иске мәктәп урынында бизәлергә тиеш. Бу хакта авыл депутатлары һәм ифтар ашларында әби-бабайлар белән дә киңәшәләр. Авыл җитәкчелегенә Сабан туен уздырырга нефтьчеләр булыша. Көрәштә баш батырга - 15 мең сумлык суыткыч, икенче батырга - 10 мең сумлык газ плитәсе, өченче урын алучыга 5 мең сумлык тузан суырткыч әзерләнгән.

Бәркәтәдәге таныш-белешләрне, туганнарны күрергә, бәйрәм карарга 15 июльдә барырга мөмкин. Бу көнне алар, Сабан туе элементлары белән, "Авыл көне" оештыра.

Кармыштагы "Авыл көне"ндә авылдашлары - Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановның 105 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Сабан туе элементлары да булган бу бәйрәм 8 июльгә билгеләнгән. Җитәкчелек аның чыгымнарын күтәрешергә иганәчеләр эзли.

Искекадилылар да 8 июльдә җыелмакчы. Бәйрәм яңа урында - Таш елга ягында, элеккеге умарталыкта уздырыла. Сәгать 12дә башланачак күңел ачу чараларына читтән дә артистлар чакырмакчылар.

Әмирдә "Авыл көне"н 22 июльгә билгеләгәннәр.

Түбәнчегодайлылар да башка елларда Сабан туе уздыралар иде. Быелгы бәйрәм хакында тәгаен билгеле түгел әле.

Яшәүче Сабан туе 15 июльдә узачак. Хатын-кызлар арасында көрәш батырына биредә чәшке тун бүләк итмәкчеләр.

Әккәрәйдә һәм Яңа Элмәләдә 1 июльдә Сабантуй үткәрмәкчеләр.

Район үзәгендә 2 июльдә булачак Сабан туена исә, үз командасы белән, Рифат Зариповны чакырганнар. Башка артистлар белән дә сөйләшүләр алып барыла, диделәр. Әҗкичке Сабан туенда үзебезнең үзешчәннәр, якташ яшь җырчыларыбыз Ләйсән Галләмова, Айнур Галләмов һәм кунак Радик Шәрипҗановлар чыгыш ясарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined