Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районында май аенда туган юбилярларны тәбрикләделәр

Май аенда Лашман авылында яшәүче Оркыя әби Зәкиевага 95 яшь тулды. 1921нче елны туган якташыбыз гомере буе диярлек авылда урнашкан ремонт - техника станциясендә эшләгән. Анда аш пешергән, башка эшләрне дә башкарган. Кыенлыкларны да байтак күрергә туры килә. Ул тормышка чыкмаган, гомере буе үзе генә яшәгән. Оркыя әбинең иң якын...

Май аенда Лашман авылында яшәүче Оркыя әби Зәкиевага 95 яшь тулды.

1921нче елны туган якташыбыз гомере буе диярлек авылда урнашкан ремонт - техника станциясендә эшләгән. Анда аш пешергән, башка эшләрне дә башкарган. Кыенлыкларны да байтак күрергә туры килә. Ул тормышка чыкмаган, гомере буе үзе генә яшәгән.
Оркыя әбинең иң якын туганнары - туганының балалары бу йортка еш кайтып йөриләр. Әмма 95 яшен тутырган , ачык йөзле, аралашучан якташыбыз әле дә бөтен өй эшләрен үзе башкара, социаль хезмәткәрдән дә баш тарта. Хәтта көздән казып калдырган бакчасына бәрәңгене, суган белән кишерне дә үзе утыртып куйган. Өй тутырып гөлләр дә үстерә.
Шул ук авылда яшәүче Хәтимә әби Гыйльманова да шомырт чәчәк аткан май аенда дөньяга килгән. Аны Оркыя әбинең хезмәттәше дип тә була, РТСта эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Аларның яшьтәшләре - Утыз Имән авылыннан Зәйтүнә Җәләева да тыл хезмәтчәне. Башкалар кебек, "Бөек Ватан сугышы вакытында данлы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
Май аенда Якты Тау поселогында яшәүче Мәгъзүмә әби Ялакованың да юбилее, аңа 90 яшь тулды. 1928нче елны дүрт гаилә, шул исәптән ике яшьлек Мәгъзүмәнең әти - әнисе дә, яңа урынга күченеп, өйләр салып, яңа тормыш башлыйлар. Шул гаиләләр Якты Тау поселогына нигез салалар.
Кызганычка каршы, бүген аның күзләре начар күрә, аяклары да йөрми. Шулай да ул моңсуланып утырмый. Янында аны кайгыртучы якын кешеләре булганга Ходайга рәхмәтләрен укый. Сүз уңаеннан, әби туган энесе Миншәһит һәм аның хатыны Гөлсинә тәрбиясендә гомер кичерә.
Әлеге юбилярларга Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Юбилярлар