Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Муниципаль район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы. Кадерле хатын-кызлар! Сезне искиткеч матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сез тирә-юньне балкытып, җылытып торасыз, безнең тормышка мәхәббәт, өй җылысы өстәп, аны баетасыз. Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап...

Муниципаль район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы.

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне искиткеч матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сез тирә-юньне балкытып, җылытып торасыз, безнең тормышка мәхәббәт, өй җылысы өстәп, аны баетасыз.
Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә.
Безнең хатын-кызлар бик күп төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар һәм районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр.
Ир-егетләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хатын-кызларына хөрмәтебез аеруча зур. Батырлыгыгыз, түземлегегез һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Кадерле хатын-кызлар, бу кояшлы бәйрәм көнендә сезгә ихлас йөрәктән сәламәтлек, яшьлек һәм гүзәллек, ана бәхете, гаилә шатлыклары, тынычлык һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан 8 марта котлау