Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы хатын-кызларын ир-атлар җырлап-биеп котлады

Язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл затын "Шатлык" ашханәсенә кунакка чакырып сыйладылар. Бу көнне чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм котлаулар барысы да гүзәл затларыбызга иде. Алар моңа бик лаек. Хатын-кыз иң элек гаилә учагын саклаучы, шул ук вакытта җәмгыятебез терәге дә. Бәйрәмгә килгән...

Язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл затын "Шатлык" ашханәсенә кунакка чакырып сыйладылар. Бу көнне чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм котлаулар барысы да гүзәл затларыбызга иде. Алар моңа бик лаек. Хатын-кыз иң элек гаилә учагын саклаучы, шул ук вакытта җәмгыятебез терәге дә.


Бәйрәмгә килгән кунакларны - хатын-кызларыбызны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да тәбрикләде: "Сез мактауга һәм хөрмәткә бик лаек, өйдә, эштә дә без тормышыбызны сездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз", - диде ул.

Әлеге бәйрәмдә чит балаларга ана назы бирүче хатын-кызларыбызны аеруча хөрмәтләделәр.

Традиция буенча быел да "Ел хатын-кызы" район бәйгесенә йомгак ясалды.

22 ел Иске Кади авыл китапханәсендә хезмәт куйган Рушания Гыйрфанова "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче дип танылды. Уңган, булган, ачык йөзле ханым, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы ул.

"Гаилә учагын саклаучы" номинациясендә җиңүче булган Татьяна Аркадьевага сокланмый мөмкин түгел. Девичья Полянада яшәүче ялгыз әни Татьяна Григорьевна үзенең өч баласы янына әти-әнисез калган дүрт сабыйны да сыйдырган - үткән ел аларның гаиләләре бермә-бер ишәйгән. Бу гаиләдә җан җылылыгы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә.

Туймәттән Роза Кәримова инде 12 елдан артык ярдәмгә мохтаҗ картларга социаль ярдәм күрсәтә, урын өстендә ятучы хатын-кызны карый. Бу бәйрәмдә Роза Гали кызы "Халыкка хезмәт итү - бурычым" номинациясендә бүләкләнде.

Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Захарованы "Йөрәгемне балаларга бирәм", Югары Кәминкәдән Флера Насыйрованы "Авыл хатын кызы", Утыз Имәннән Илсөяр Гатауллинаны "Минем һөнәрем - минем язмышым", Күтәмәдән Юлия Меркурьеваны "Күп бала - бәхет", Лашман авылыннан Рәсимә Гатауллинаны "Минем эшем - бәхетле гаилә" номинацияләрендә хөрмәтләп һәм мактап, түргә дәшеп бүләкләделәр.

Районыбыз артистлары - бу көнне бары ир-егетләр генә җырлап - биеп, матур сүзләр белән кунакларның күңелләрен күрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән 8 марта Бәйрәмнәр хатын