Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Республика көне белән котлавы

30 августта Татарстан халкы зур бәйрәмнәрнең берсен - Республика көнен билгеләп үтә. Россиянең иң көчле, йогынтылы төбәкләре арасындагы республикабыз казанышларын арттыра бара - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә тотрыклы күрсәткечләр белән горурлана алабыз. Яңа заманча технологияләр, эшнең яңа формалары гамәлгә керә бара, илкүләм мөһим программалар кыю тормышка аша, күпмилләтле...

30 августта Татарстан халкы зур бәйрәмнәрнең берсен - Республика көнен билгеләп үтә.


Россиянең иң көчле, йогынтылы төбәкләре арасындагы республикабыз казанышларын арттыра бара - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә тотрыклы күрсәткечләр белән горурлана алабыз. Яңа заманча технологияләр, эшнең яңа формалары гамәлгә керә бара, илкүләм мөһим программалар кыю тормышка аша, күпмилләтле халкыбыз дус һәм тату, киләчәккә якты өмет белән яши.

Бу көннәрдә районыбыз эшчәннәре иген кырларында: уңып үскән уңышны җыялар, орлык әзерлиләр, җир эшкәртәләр, терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр, көзге чәчү үткәрәләр. Дистәләгән объектта төзелеш, капиталь ремонт эшләре дәвам итә, юллар төзекләнә. Табигать шартлары бу эшләрне вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.

Чын күңелдән һәр гаиләгә, һәр кешегә саулык, бәхет, планлаган эшләренең чынга ашуын, иминлек телим. Бәйрәм белән, Республика көне белән!

Фердинат Дәүләтшин,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined