Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларында Сабантуй батырлары яхшы бүләкләр алды

Узган атна шимбәсендә районның байтак авылларында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар узды, мәйданда төрле ярышлар үткәрелде, алдынгылар, үрнәк якташларыбыз бүләкләнде. Билгеле, бу көнне көрәшчеләр дә бил алышты. Югары Кәминкә Сабан туенда көрәштә Геннадий Сотников (Чирмешән) баш батыр булып калды, аны микродулкынлы мич белән бүләкләделәр; Лашманда - Фаил Миңнекәев (Лашман),...

Узган атна шимбәсендә районның байтак авылларында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар узды, мәйданда төрле ярышлар үткәрелде, алдынгылар, үрнәк якташларыбыз бүләкләнде. Билгеле, бу көнне көрәшчеләр дә бил алышты.


Югары Кәминкә Сабан туенда көрәштә Геннадий Сотников (Чирмешән) баш батыр булып калды, аны микродулкынлы мич белән бүләкләделәр;

Лашманда - Фаил Миңнекәев (Лашман), бүләк - бензин пычкысы һәм тәкә;

Иске Үтәмештә - Айдар Мингулов (Иске Үтәмеш), бүләк - төсле телевизор һәм тәкә;

Урманасты Үтәмештә - Фәһим Низамов (Урманасты Үтәмеш), бүләк - суыткыч һәм тәкә;

Кара Чишмәдә - Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә), бүләк - ноутбук һәм тәкә;

Туймәттә - Ринат Бәдретдинов (Чирмешән), бүләк - микродулкынлы мич;

Утыз Имәндә - Марсель Зыяков (Утыз Имән), бүләк -15 мең сумлык суыткыч.

Кармышта (сәгать 10да башлана), Иске Кадида (сәгать 12дә башлана, Казаннан артистлар да килә) "Авыл көне" - Сабантуйлар 8 июльгә , Бәркәтәдә 16 июльгә билгеләнгән, Әмирдә бәйрәмне 22 июльдә уздырмакчылар.

Узган атнада, якшәмбегә каршы төндә, Зәй районында Ижевск-Самара автобусы автоһәлакәткә очрау сәбәпле, анда 14 кешенең гомере өзелде, 2 июльдә республикада матәм көне игълан ителде, шәһәр һәм районнарда, шул исәптән бездә дә, Сабантуйлары үткәрелмәде,кичектерелде.

Чирмешән районы Сабантуе киләсе атнада, 15 июльдә (шимбә көн) булачак. Бәйрәм стадионда сәгать 10 да, ат чабышлары сәгать 9 да башлана.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined