Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән оперативниклары һөнәри бәйрәмнәрен билгели

5 октябрь – Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте көне.

Узган елны Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга 100 ел тулды. Әлеге дата  уңаеннан республиканың җинаятьләр эзләү хезмәтенә багышланган “Вакыт безне сайлады” исемле китап дөнья күрде. Әлеге басмада Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы бүлекчәсе җинаятьләрне ачу бүлеге турында да язма  урын алган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклауда актив эшчәнлек алып бара. Бүген бүлек җитәкчесе, полиция майора Илнар Җиһаншин кул астында Рәйхана Хафизова, Илшат Галимов, Эдуарда Макаров, Владимир Гласнов, Алена Евдокимовалар эшли.

-Җинаятьләрне ачу бүлеге оперативнигы булып эшләү шактый четерекле, анда бөтен кеше дә һәрвакыт югары темпта эшләүне күтәрә алмаска мөмкин. Шуңа да   әлеге бүлек  хезмәткәрләре күп кенә таләпләргә җавап бирергә тиеш. Гадел, белемле, югары физик әзерлекле булу, тиз арада дөрес карар кабул итү, логик фикерләү сәләте булу мөһим, - ди Илнар Илфак улы. – Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм бүлек ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлап, исәнлек, тыныч, имин көннәр телим.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев