Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә комда рәсем ясадылар

Балалар сәнгать мәктәбендә күрсәтелгән театральләштерелгән тамашага Самара өлкәсенең Камышлы районыннан да кунаклар килгән иде. "Язгы тамчы" дигән бу бәйрәмне райондашларыбыз өчен район инвалидлар оешмасы оештырды. Аңа физик мөмкинлекләре чиклеләрне генә түгел, ә теләге булган һәр кешене чакырдылар. Кызганычка каршы, тамашачылар гына азрак булды. -Районда 1900гә якын инвалид исәпләнә, - ди...

Балалар сәнгать мәктәбендә күрсәтелгән театральләштерелгән тамашага Самара өлкәсенең Камышлы районыннан да кунаклар килгән иде.


"Язгы тамчы" дигән бу бәйрәмне райондашларыбыз өчен район инвалидлар оешмасы оештырды. Аңа физик мөмкинлекләре чиклеләрне генә түгел, ә теләге булган һәр кешене чакырдылар. Кызганычка каршы, тамашачылар гына азрак булды.

-Районда 1900гә якын инвалид исәпләнә, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. - Аларны кайгырту бер көн белән генә чикләнми, ә өзлексез алып барыла. Бүген игелекле кешеләр, кайбер оешмалар һәм район ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар оештырырга, спорт ярышларында катнашырга, экскурсияләргә барырга, юбиляр якташларыбызга бүләкләр тапшырырга мөмкинлекләребез бар. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге бәйрәм дә якташларыбыз күңелләрендә ниндидер эз калдырыр дип уйлыйм.

Шәп булды әлеге бәйрәм, Яр Чаллыдан килгән артистлар кызыклы тамаша күрсәттеләр: утларны да "биеттеләр", комда рәсем дә ясадылар. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined