Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

Чирмешән районының хөрмәтле православие христианнары!

Сезне Бөек һәм Якты Пасха бәйрәме башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Әлеге бәйрәм христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха безнең күңелләрдә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудыра. Йөрәкләрендә дингә бирелгәнлек ныграк булган саен кешеләр рухи яктан көчлерәк булалар, туган ягын үстерү өчен күбрәк көч куялар. Максатчан дәүләт сәясәте алып барылу нәтиҗәсендә Татарстанда татулык, дин иреге хөкем сөрә, халыкларның телләрен һәм традицияләрен үстерү өчен шартлар тудырыла.

Бу язгы көндә якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән аралашудан күңелләрегезгә җылылык иңсен, өйләрегездә иминлек һәм бәхет булсын. Күп милләтле ягыбызның һәр гаиләсенә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!

Фердинат ДӘҮЛӘТШИН,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев