Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән, кадерле әниләр!

Барлык хатын-кызларны – сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һәм районның барлык әниләрен бик күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәмне һәркайсыбыз көтеп ала. Бу көн, кадерле әниләр, сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү, җәмгыятьтәге ролегезне тану өчен бер форсат ул. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыкларгыгыз өчен без сезнең алда бурычлы.

Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ярату хисләребезне җиткерәбез. Якты күзләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләр күбрәк булсын.

Лилия Мортазина,

район үзәк больницасы баш врачы.

фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X