Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1 нче Чирмешән мәктәбенә район җитәкчесе килде

1нче Чирмешән мәктәбен быел 16 укучы тәмамлады. Бүген, башка мәктәпләрдәге кебек үк, биредә дә бәйрәм узды, чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Соңгы елларда мәктәпләрдә бу чара бик эчтәлекле, истә калырлык уза. Ата - аналар һәм укучылар 11нче классларның флеш - мобын аеруча көтеп алалар. Быел да...

1нче Чирмешән мәктәбен быел 16 укучы тәмамлады. Бүген, башка мәктәпләрдәге кебек үк, биредә дә бәйрәм узды, чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады.

Соңгы елларда мәктәпләрдә бу чара бик эчтәлекле, истә калырлык уза. Ата - аналар һәм укучылар 11нче классларның флеш - мобын аеруча көтеп алалар. Быел да укучылар сынатмадылар, күмәк биюне оста итеп башкардылар.
-Бу класс укучылары һәрвакыт шундый актив, бердәм булдылар,- ди класс җитәкчесе Юлия Макарова.- Мин аларга куелган максатларына ирешүләрен телим.
Бәйрәмгә җыелган халыкны 1нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников та тәбрикләде һәм чыгарылыш класс укучыларының барысының да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүләре турында әйтте.
-Бүген һәрберегез өчен истәлекле көн, - диде тантаналы линейкада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Мин сезгә барлык хыялларыгызның тормышка ашуын һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телим.
1нче мәктәп районда иң яхшыларның берсе. Биредә тирән белем алырга бөтен шартлар да бар. Агымдагы уку елында монда 316 укучы укуган, шуларның 160сы башлангыч мәктәптә.
-Бу мәктәп барлык юнәлешләрдә дә беренче, -дип билгеләде мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов та.- Нәкъ монда белем алырга теләүчеләр арта бара. Әлеге факт үзе ук көчле белемле, профессиональ коллектив турында сәйли.
Дөрестән дә, мәктәп коллективы сынатырга яратмый: бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре районныкыннан гел яхшырак була, мәктәпне тәмамлаучыларның төп өлеше югары уку йортларында һөнәр үзләштерә.
Чарадан күбрәк фотолар ФОТОРЕПОРТАЖ бүлегендә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәктәптә чыгарылыш