Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Утыз Имәннән Фәттаховлар абзарында ниләр генә юк

Утыз Имән авылында алты гаилә өчәр баш сыер асрый. Араларында сөтле чорда аена 15шәр, 20 шәр мең сум өстәмә керем алучылары бар. Ул акча ансат кына килми әлбәттә, әнә Рөстәм һәм Сирин Фәттаховлар гаиләсен дә сыерлары озак йоклатмый. Алар иртәнге биштән аякта. -Безнең авылда рәт көтүе, өч башка өчәр көн...

Утыз Имән авылында алты гаилә өчәр баш сыер асрый. Араларында сөтле чорда аена 15шәр, 20 шәр мең сум өстәмә керем алучылары бар. Ул акча ансат кына килми әлбәттә, әнә Рөстәм һәм Сирин Фәттаховлар гаиләсен дә сыерлары озак йоклатмый. Алар иртәнге биштән аякта.

-Безнең авылда рәт көтүе, өч башка өчәр көн рәттән көтүгә чыгабыз. Анысы балаларга ешрак эләгә, учак ягып, бәрәңге күмеп, шунда әле шашлык та пешереп алырга җаен табалар үзләре. Беренче көннәрне инде бу. Аннан алар да туя бугай, өченче көнне таңнан уятырга авыррак инде, - дип көлә Сирин Фәттахова.
Гаилә башлыгы Рөстәм - "Авангард" җәмгыятендә склад мөдире. Сирин мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Биш бала үстерәләр. Икесе студент, икесе мәктәп укучысы, кечкенәсе бакчага гына йөри. Уйлап карасаң, аларны барысын да карарга, укытырга, киендерергә бүгенге заманда никадәр акча кирәк. Әмма иш янына куш дигәндәй, гаилә бюджетын сөт кереме "тутырыша".
-Сыерларны шулай күп итеп өч еллап асрыйбыз. Аларны башта кул белән сава идем, быел бушлай аппарат бирделәр, бик ансат, - ди хуҗабикә. - Файдалымы дисез, менә җәен кайбер көннәрне дәүләткә 35 литр сөт саттык. Сөтнең бәясе түбән инде, күп түгел, әлбәттә, әмма ярый. Әле күрше-күлән дә ала бит. Начармы, яхшымы, тере акча кереп тора. Югыйсә, студентларны ничек укытырга? Үзебезгә һәр көнне өч литрлап сөт калдырам: балалар ярата. Өч-дүрт көнгә бер аертам. Эремчек, катык ясыйм. Яхшы сыер бер сауганда берәр чиләк сөт бирә.
Фәттаховлар абзарында, сыерлардан кала, ат, ике тай, каз-тавыклар бар. Абзарлары зур, барына да урын җитәрлек.
-Казларны быел егермене генә алдык, башка елларны 35шәрне үстерә идем. Кияүгә чыкканнан бирле, инде егерме еллап шулай. Үземнең әти белән әни туйга бер пар тере каз бүләк иттеләр, кайнана да, дөрес, яшь чагында каз асраган. Мин килгәндә олыгайган, казларны бетергән иде, - ди Сирин.
Фәттаховларның 21 гектар пай җирләре дә бар. Анда быел бодай, берьеллык печән үстергәннәр. Печәнне мотоблок белән елга буйларыннан, әрәмәлекләрдән дә чапканнар. Колхоз да өлеш чыгарган.
178 йортлы Утыз Имәндә быел көтүгә 66 баш сыер йөргән. Әнәс Ябинов, Әсхәт Гыйрфанов, Рөстәм Фәттахов, Фәрхать Әминов, Марат Миннаков гаиләләре өчәр баш сыер асрый. Сентябрь аенда бу авылда 10 мең 850 килограмм сөт сатылган. Былтыргыдан чүт кенә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Утыз Имән авылы Фәттаховлар