Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туймәт лагерында семинар булачак

Районда бары Туймәттә генә җәйге лагерь хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Монда терлекләр өчен профилакторий, тудыру бүлеге, яшь малларга да урын бар, терлекчеләргә дә эш шартлары тудырылган. Чираттагы районкүләм семинарны да, ул апрель ахырларында булачак, биредә үткәрү планлаштырыла. Район хуҗалыкларында 23 җәйге лагерь бар, шуларның 11се - савым...

Районда бары Туймәттә генә җәйге лагерь хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Монда терлекләр өчен профилакторий, тудыру бүлеге, яшь малларга да урын бар, терлекчеләргә дә эш шартлары тудырылган. Чираттагы районкүләм семинарны да, ул апрель ахырларында булачак, биредә үткәрү планлаштырыла.


Район хуҗалыкларында 23 җәйге лагерь бар, шуларның 11се - савым сыерлары, 12се яшь маллар өчен. Лагерьларны тиз арада ремонтлап, май башы белән барлык терлекләрне дә саф һавага чыгарырга кирәк.

- "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә җәйге лагерьны ремонтлый башладылар да дип була. "Лашман-АГРО", "Сөлчә", "Кади" җәмгыятьләрендә дә ремонт бригадалары тупланган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Линар Хуҗиханов. Быел "Үтәмеш"тә савым сыерлары өчен яңа җәйге лагерь төзү планлаштырыла. Төзелеш эшләре май аенда ук башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы