Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түләгәч, эшләргә дә кызык

"Сөлчә" җәмгыятендә 190 тонна печән (планлаганның 25 проценты), 78 тонна сенаж. (2 процент) әзерләнгән. Бу яктан хуҗалык районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе. Печәнгә үләннәр чабуда "ЧИРМЕШӘНАГРО"­да да темп югары. Биредә 230 тонна сенаж салырга да өлгерделәр. Илдус Нәгыймов, Фазыл Галимов, Җәүдәт Җиһаншиннар тәҗрибәлекомбайнчы Тәлгать Нуретдинов 6 еллык "Полесье" белән ваклап...

"Сөлчә" җәмгыятендә 190 тонна печән (планлаганның 25 проценты), 78 тонна сенаж.


(2 процент) әзерләнгән. Бу яктан хуҗалык районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе.

Печәнгә үләннәр чабуда "ЧИРМЕШӘНАГРО"­да да темп югары. Биредә 230 тонна сенаж салырга да өлгерделәр.

Илдус Нәгыймов, Фазыл Галимов, Җәүдәт Җиһаншиннар тәҗрибәлекомбайнчы Тәлгать Нуретдинов 6 еллык "Полесье" белән ваклап тутыручы массаны сенаж базына өлгер ташып торалар. Масса яхшы, теземнәр калын.

-Көненә ике тапкыр бик яхшы ашаталар, - ди КамАЗ йөртүче Илдус Нәгыймов. -Ашларны кырга ук алып киләләр. Ягулыктан өзмиләр.

-Һава торышы көйләнеп эш барганда безгә дә кызык, - ди Җәүдәт Җиһаншин. -Бездә хезмәт хакы вакытында түләнә. Былтыр азык хәстәрләгән өчен яхшы алдык, быел да шуңа өметләнәбез. Әле бит хуҗалыкларга байтак кына известь оны да ташыдык.

Тулаем, район буенча, күпьеллык үләннәрнең 1243 гектары чабылган (барлык мәйданның 21 проценты), 445 тонна (9 процент) печән, 308 тонна сенаж ( 1 процент) запасы тупланган. Кызганыч, күпчелек авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә печән һәм сенаж әзерләү темпы бик түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined