Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбәнкармалкалылар куян асрыйлар

Түбән Кармалка авылында шактый гына гаиләләр куян асрарга хирысланган. Кайберәүләр җәен аларның санын хәтта 100 әр башка ук җиткерә. Әле тугызынчы сыйныфта гына укыса да, Дмитрий Стукалин озынколаклы шушы хайваннар хакында зоология белгечләреннән ким сөйләмәс. Уңган авыл егете җәен әтисенә умарталар да караша икән. Ә менә куяннар исә тулысынча аның...

Түбән Кармалка авылында шактый гына гаиләләр куян асрарга хирысланган. Кайберәүләр җәен аларның санын хәтта 100 әр башка ук җиткерә.

Әле тугызынчы сыйныфта гына укыса да, Дмитрий Стукалин озынколаклы шушы хайваннар хакында зоология белгечләреннән ким сөйләмәс. Уңган авыл егете җәен әтисенә умарталар да караша икән. Ә менә куяннар исә тулысынча аның карамагында. Аларны ул ике ел элек сатып алып асрый башлаган.
-Куяннарны ничегрәк карарга, аларга нәрсә ашатырга икәнлеген башта авылдашым Марат Гайнановтан сораштым. Ул хәзер армиядә инде. Витя абый Гавриловларда да куяннар бар иде - ул да киңәшләрен биргәләде, - ди Дима.- Җәен куяннарым 50-60 башка җитә. Бу вакытта аларга үлән чабып бирәм. Кышкылыкка кычытканнан, төрле үләннәрдән, агач яфракларыннан себеркеләр ясап бәйлим. Куяннарга канлы үлән (чистотел) бирергә ярамый: аны ашауга ук үләләр. Хәзер иртә-кич аларга печән, солы салам. Кыш көне су урынына кар инде. Аларны карарга ярты сәгать вакыт җитә. Үзләрен ешрак сыйпарга кирәк - сыйпаганны яраталар.
Димага язга чыгуга, куяннарның читлекләрен яңартырга туры килә: кышын ул хайваннар агачтан, тактадан ясалган читлекләрен кимереп эштән чыгаралар икән.
Әлеге авылдан Зениннар гаиләсенә исә куяннарны Оренбург өлкәсеннән кодалары алып килгән. Бер ата, ике ана куян бүләк иткәннәр. Якыннары биргән хайваннардан быел үрчем дә булган. Елена Денисовалар, Дима телгә алган Виктор Гавриловлар йортында да куян ите ят ризык түгел. Павел Бочкаревларның исә җәен куяннары 100 әр башка җитә, ди. Мондагы авыл халкы озынколаклыларның ниндидер ят, әлләни зур токымнарын түгел, үзебезнең һава шартларына яраклашканнарын, ныгракларын асрарга тырыша.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кармалканы

2
X