Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тагын күпмегә сузылыр?

Район буенча әле тагын 6500 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп аласы бар. Бу - тиешленең 16 проценты. "Кади", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә, Ульяновкадагы "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгында уракны төгәлләделәр. Ульяновкалыларның комбайнчылары хәзер "Сөлчә" җәмгыятенә булыша. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И.", Лагеркада "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда да бөртеклеләрне урып-җыю ахырына якынлаша. Ә "Кара Чишмә"дә...

Район буенча әле тагын 6500 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп аласы бар. Бу - тиешленең 16 проценты.

"Кади", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә, Ульяновкадагы "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгында уракны төгәлләделәр. Ульяновкалыларның комбайнчылары хәзер "Сөлчә" җәмгыятенә булыша. Ивашкинодагы "Серендеев Н.И.", Лагеркада "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда да бөртеклеләрне урып-җыю ахырына якынлаша.
Ә "Кара Чишмә"дә бөртеклеләр барлык мәйданнарның 530 гектарында, тиешленең 60 процентында гына суктырылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Бәркәтә" бүлекчәсендә бөртеклеләр басуларына (527 гектар) комбайннар кермәгән әле. Шул ук җәмгыятьнең "Югары Кәминкә" бүлекчәсендә дә хәл шәптән түгел. Монда игеннәрнең бары 11 проценты гына суктырып алынган.
Чөгендергә төштеләр
"Чирмешән-АГРО" җәмгыятендә комбайннар шикәр чөгендере ала башлады.
Быел хуҗалыкта 700 гектардагы чөгендерне ике "Холмер" комбайны белән казып алачаклар. "Иномарка"ларны тәҗрибәле механизаторлар Сәгыйт Шәйхетдинов, Ринат Вәгыйзов, Айрат Хөсәенов иярли. Җәмгыятьнең инженеры Павел Николаев та чөгендер комбайнына утырган.
Бодай чәчәр чак
Район хуҗалыкларында көздән чәчеләсе кырларның 5900 гектарында гына (тиешленең 62 проценты) чәчкечләр узган.
Көзге чәчүне "Моляков В.А" крестьян-фермер хуҗалыгы төгәлләде. "Иванов Ю.С."та да бу юнәлештә өлгер эшлиләр.
Көздән сөреләсе мәйданнарның 19 процентында тракторлар узган. Бу яктан "Серендеев Н.И.", "Күтәмә АГРОфирмасы" хуҗалыкларын гына мактап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы