Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыер да жәл түгел

Сабантуй бәйрәме уңаеннан, Дмитрий Кузнецов бозау белән бүләкләнгән. "Сөлчә" җәмгыяте идарәсе аның тырыш хезмәтен шулай бәяләгән. Дмитрий Арсентьевичка бозау гынамы, сыер да жәл түгел. Ел буе, һәр көнне фермада ул. Ат белән азык та кертә, бозаулар да караша, кая кушсалар, шунда бара, карышмый. -Сигезенче класстан соң эшкә чыктым, - ди...

Сабантуй бәйрәме уңаеннан, Дмитрий Кузнецов бозау белән бүләкләнгән. "Сөлчә" җәмгыяте идарәсе аның тырыш хезмәтен шулай бәяләгән.


Дмитрий Арсентьевичка бозау гынамы, сыер да жәл түгел. Ел буе, һәр көнне фермада ул. Ат белән азык та кертә, бозаулар да караша, кая кушсалар, шунда бара, карышмый.

-Сигезенче класстан соң эшкә чыктым, - ди Дмитрий. - Фермада ансат түгел, минем бит аяк та авыртып тора. Әмма зарланмыйм, без әзергә - бәзер яшәргә күнекмәгән. Айныкын - айга хак түлиләр, ник эшләмәскә?! Абзарыбызда малларны күп асрыйбыз. Хатыным Галина да фермада эшли, сыер савучы.
Кузнецовлар дүрт бала - дүрт малай үстергәннәр. Алар да эштән чирканмыйлар. Өчесе армиягә дә барып кайткан.

Көзгә Дмитрий һәм Галина Кузнецовлар 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәргә планлап торалар. Кем белә, бу истәлекле көнне аларны җәмгыять янә зур бүләкләр биреп сөендерер. Әнә "Сөлчә" рәисе Хәмзә Хамматов та: "Эшләсеннәр генә, андыйларга берни кызганмыйбыз", - ди.

Кадыйр Гомәров.
Иске Элмәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Иске Элмәле