Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә“ җәмгыятендә алдынгы комбайнчыга бозау бирделәр

Урып-җыю йомгак­лары буенча "Сөл­чә" җәмгыяте Хәлил Мөхиббуллинны үгез бозау белән бүләкләгән. Әлеге комбайнчы быел 11120 центнер ашлык суктырган. -Көздән сука узарга тиешле 1683 гектар җирдә туңга сөрү эшләре төгәлләнде,- ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Туңга сөрелгән һәр гектар өчен 5 килограмм исәбеннән тракторчыларга бушлай бөртек бирәбез. Владимир Гурьянов Т-150 тракторы...

Урып-җыю йомгак­лары буенча "Сөл­чә" җәмгыяте Хәлил Мөхиббуллинны үгез бозау белән бүләкләгән. Әлеге комбайнчы быел 11120 центнер ашлык суктырган.

-Көздән сука узарга тиешле 1683 гектар җирдә туңга сөрү эшләре төгәлләнде,- ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Туңга сөрелгән һәр гектар өчен 5 килограмм исәбеннән тракторчыларга бушлай бөртек бирәбез.
Владимир Гурьянов Т-150 тракторы белән 287 гектар җир сөргән, моның өчен ул 14 центнер бөртек ала.
Григорий Мироновка - 11, ә Василий Шадриковка 10 центнер бөртек бирелә.
-Туңга сөрүдә уртача көнлек норма 14-15 гектар. Әлеге норманы үтәгәндә механизаторга көнгә 825 сум хезмәт хакы языла,- ди Хәмзә Ильяс улы. - Бу көннәрдә октябрь ае өчен исәп-хисап ясыйбыз.
"Сөлчә" җәмгыятендә көзге кыр эшләре тәмамлану белән тагылма агрегатларны ремонтлауга керешкәннәр.
Җәмгыятьнең 890 баш мөгезле эре терлеге бар, шуларның 250се - савым сыеры. Терлекчелек ел әйләнәсе табыш китерүче тармак.
Бүген көнгә 1200-1300 килограмм сөт озатыла. 9 айда 5 мең 587 центнер сөт сатып, 8 миллион 482 мең сум керем алганнар.
Витаминлы азык ашаган сыер сөтне дә мул бирә. Шуны истә тотып, бер баш терлеккә 57 берәмлек исәбеннән азык әзерләнгән. Салам, печән, сенаж, силос һәм фураж да мулдан биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнчы “Сөлчә” җәмгыяте