Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" комбайнчысы Хәлил Мөхиббуллин быел да беренчелекне бирми

"Сөлчә" җәмгыятенең комбайнчылар ярышында Хәлил Мөхиббуллинга тиңнәр юк. Ул быел да симез бер үгезгә дәгъва кыла. -Иң алдынгы бер комбайнчыга андый бүләк жәл түгел, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -"Дон"нарда эшләүчеләрдән беренче урын алучыга башка, 1 центнерлы бозау әзер. КСК азык җыю комбайнында йөзләрчә гектардан уңыш җыйган Василий Шадров...

"Сөлчә" җәмгыятенең комбайнчылар ярышында Хәлил Мөхиббуллинга тиңнәр юк. Ул быел да симез бер үгезгә дәгъва кыла.

-Иң алдынгы бер комбайнчыга андый бүләк жәл түгел, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -"Дон"нарда эшләүчеләрдән беренче урын алучыга башка, 1 центнерлы бозау әзер.

КСК азык җыю комбайнында йөзләрчә гектардан уңыш җыйган Василий Шадров та бер бозауга урын хәстәрли ала. Аңа, җәй, көз бик яхшы эшләвенә күрә, 1 тонна - арпа, 1 тонна бодай - шулай ук бушлай бүләк. Билгеле, килешү нигезендә башка механизаторларны да кызыксындыру күздә тотыла. Әле бит эш хакы да түләнәчәк. Бу яктан халык рәхмәтле - монда акчаны айныкын-айга бирәләр.

-Зарланырга урын юк, - ди 4 еллык "Палессе" комбайнында эшләүче Хәлил Мөхиббуллин. -Быел зур-зур биш төргәк печән алдык, былтыр көз көр үгез бирделәр. Ягулык бар. Көн дә итле ашлар белән сыйлыйлар. Бар да "бишле" куярлык.

Хәлил Миндар улы "Сөлчә"гә Лашманнан килеп эшли. Инде берничә ел уракта ул - төп комбайнчы. Уңыш яхшы Элмәле кырларында, участокларның күпчелеге чиста. Көне-көне белән 15әр бункер, 600әр центнер бөртек суктырган Мөхиббуллин.

-Барысы күпме?- дим комбайнчыга.

-Санаганым юк, күп инде, - ди Хәлил. Аз түгел, ул 15 мең центнер чиген күптән узды шикелле.

Ярдәмчесе дә бик тырыш, дөрес, Лашман егете Риназ Зыятдинов, бүген мәктәптә укуын дәвам итә, каникуллар бетте шул.

"Сөлчә"дә азык хәстәрләү ягыннан да өлгерләр. Өч план кадәр, 2100 тонналап печән әзерләнгән, кышны иркен чыгарлык сенаж һәм силос запаслары бар. Монда күпьеллык үләннәрне дә икенче кат чабып өлгерделәр. Кырлары тулы печән һәм салам эскертләре. Фермалар янында да азык күп. Малы да булган хуҗалыкка бу да - зур хәзинә.

-Кукурузны урып алдык, 470 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчтек, - ди "Сөлчә" рәисе. -Хәзер бөтен техниканы җир эшкәртүгә туплыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы быел да беренчелекне бирми Хәлил Мөхибуллин