Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда әле тагын 26 мең гектар җир сөрелмәгән

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 150 гектардан шикәр чөгендерен җир өстенә чыгарасы бар, бу - барлык мәйданның 7 проценты. Чөгендер алу комплекслары бүген Туймәттә эшли. Җирләрне туңга сөрү темпы бик түбән, бу агротехник чара тиешленең 50 процент өлешендә, 26 мең 200 гектарда гына башкарылган. Күренеп тора - меңнәрчә гектар җир көздән эшкәртелмичә...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 150 гектардан шикәр чөгендерен җир өстенә чыгарасы бар, бу - барлык мәйданның 7 проценты. Чөгендер алу комплекслары бүген Туймәттә эшли.

Җирләрне туңга сөрү темпы бик түбән, бу агротехник чара тиешленең 50 процент өлешендә, 26 мең 200 гектарда гына башкарылган. Күренеп тора - меңнәрчә гектар җир көздән эшкәртелмичә калачак.
"Алга", "Шушма", "Югары Кәминкә" җәмгыятьләрендә, бүлекчәләрендә сабан үткән участоклар барлык мәйданың 4-11 проценты кадәр генә. "Кара Чишмә"дә нибары 160 гектар җир эшкәртелгән (тиешленең 12 проценты), ә Бәркәтәдә быел көз бер генә тракторга да сабан тагылмаган. "Лашман-АГРОфирмасы" җәмгыятендә дә күпчелек басуларны һаман сөрә алмыйлар. Шул ук вакытта "Чирмешән-АГРО", "Серендеев Н.И.", "Үтәмеш", "Күтәмә"АГРОфирмасы җәмгыятьләре бу эшне яхшы оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы

2
X