Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлыкны салкында кузгата алмыйсың

15нче октябрьгә чаклы район хуҗалыклары киләсе язда чәчәр өчен орлык хәстәрен күрергә тиеш. Бүген бары "Әхмәтҗанов Ә.К.", "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә генә орлык җитәрлек күләмдә салынган. Хәзер аларда бөртекне тиешле кондициягә җиткерү эшләре бара,- ди "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән районы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. Салкыннар җитсә, минус...

15нче октябрьгә чаклы район хуҗалыклары киләсе язда чәчәр өчен орлык хәстәрен күрергә тиеш.

Бүген бары "Әхмәтҗанов Ә.К.", "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә генә орлык җитәрлек күләмдә салынган. Хәзер аларда бөртекне тиешле кондициягә җиткерү эшләре бара,- ди "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән районы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов.
Салкыннар җитсә, минус 10 - 15 градус температурада орлыкларны кузгатырга ярамый. Шунлыктан, игълан ителгән ике айлык кысаларында амбарларда әлеге мәшәкатьләрне озакка сузмыйча башкарып кую кирәк, диләр белгечләр. Орлыкның сыйфатын "Россельхозцентр" лабораторияләрендә тикшертеп алырга да мөмкин. Әлегә бу эшне "Чирмешән-АГРО" гына башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы

2
X