Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар кырга чыга

Республиканың кайбер районнарында узган атнада уракка керештеләр дә. Болай булса, инде бездә дә комбайннар бүген-иртәгә кырга чыгар. Эшне чүплерәк участокларда игеннәрне - уҗымнарны төземнәргә салудан башларга киңәш ителә. Урып-җыю эшләре вакытында һәркемнән җаваплы, өлгер булу сорала. Бүген район комбайнчылары слеты үткәрелгән "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә комбайннар инде күптән әзерлек сызыгында. -Бар...

Республиканың кайбер районнарында узган атнада уракка керештеләр дә. Болай булса, инде бездә дә комбайннар бүген-иртәгә кырга чыгар. Эшне чүплерәк участокларда игеннәрне - уҗымнарны төземнәргә салудан башларга киңәш ителә.

Урып-җыю эшләре вакытында һәркемнән җаваплы, өлгер булу сорала. Бүген район комбайнчылары слеты үткәрелгән "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә комбайннар инде күптән әзерлек сызыгында.

-Бар да әзер: техника, ындыр табагы, складлар да,- ди хуҗалыкның баш инженеры Сәлихҗан Җиһаншин. -Биш комбайнда да икешәр механизатор эшләячәк. Дизель ягулыгы бар, игенчеләрне ашату-эчертү мәсьәләсе хәл ителгән.

-Хезмәтебезне бәяли торган вакыт җитте. Сезнең эшкә карашыгыз тулаем уңыш язмышын хәл итәчәк,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, иң элек комбайнчыларны оешканлыкка өндәп. - Быелгы уңышны тиз җыярга, киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салырга кирәк. Эшне август аенда ук төгәлләү бурычын куябыз, соңга калсак уңышның бер өлеше коелып әрәм булачак.

ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та алдагы көннәрдә характер күрсәтеп, бердәм булып эшләү зарурлыгын әйтте. "Әгәр һәр комбайн ике сменада эшләтелмәсә өлгерү авыр булачак. Безнең Чирмешән механизаторлары яхшы эшли беләләр. Игеннәр начар түгел, шунысы сөендерә",- диде ул.

Кызганыч, бүгенге слетта кат-кат әйтелгәнчә, районда ел да диярлек урак башында оешып җитә алмыйбыз, дөрес, соңрак бар да җайлана, әмма күпме уңайлы вакыт әрәмгә уза. Комбайннар ватылып тик торулар еш була, кайчак бөртек ташырга транспорт җитми, ындыр табаклары алдан әзерләнми.

Соңгы еллардагы корылык саламның бәһасен күтәрде. Тик былтыр бу кирәкле азыкның бер өлеше кырда, җыелмыйча калды, ә язын җир эшкәртү, чәчү эшләренә комачаулады. Болар хакында онытмаска, барын да вакытында эшләргә омтылырга кирәк.

Районда, күбесе искерәк булса да, комбайннар җитәрлек, алар бер тәүлеккә кимендә уртача 1250 гектар җирдән бөртек суктырып алырлык мөмкинлеккә ия. Әгәр комбайның яхшы эшләсәң көнгә икешәр мең сум акча эшләп була. Алда язылганча, быел уңыш начар түгел, бункерлар озак тулмас.

Гадәттә, бөртекнең дымлылыгы 30-35 процент чакта ук игеннәрне теземнәргә сала башлау отышлы. Иртәрәк кебек булса да, эшкә дә керешәсең, техниканы да сыныйсың, чүплерәк участоклардан да котыласың.

Комбайнчыларда, күренеп тора, эшкә дәрт бар. Күбесе - яшьләр, тоткан җирдән өзеп ала торганнар.

-Мин уракта инде дүртенче ел комбайнчы буларак катнашам,- ди "Чирмешән АГРО"дан Ринат Вәгыйзов. -"Кейс"ым төзек. Бездә алты комбайнның һәркайсында икешәр кеше эшләячәк. Ремонт өчен түлиләр. Былтыр да түләүдән канәгать калдым, бөртек суктырган, чөгендер алган өчен дә акча күп чыкты, рәхмәт.

Слет барышында, бу чара узган мәйданга тезеп куелган комбайннарның әзерлек дәрәҗәсен дә билгеләделәр. Монда Күтәмә АГРОфирмасын" беренче булды.

Бу хуҗалыктан Андрей Мотягин, ә "Серендеев Н.И."дан Петр Андреев комбайннары төзеклегенә иң югары баллар куелды, комбайнчыларына премияләр бирелде. Гомумән, комбайннары монда китерелгән башка комбайнчыларны да өлешсез калдырмадылар.

-Безнең хуҗалыкта бер генә комбайнчы - Виталий Серендеев - универсаль, ышанычлы, булдыклы белгеч,- дип, фермер Геннадий Макаров аңа үз бүләген тапшырды.

... Бәйрәм дәвам итә. Сүзләрдән соң җырлар булды, күңел тулды. Слетка килгән барча халыкны аш-су өстәле янына дәштеләр, юлга күчтәнәч пакет та бирделәр. Матур үтте бәйрәм. Уңышны җыйгач, көзен дә шулай җыелырга, югары күрсәткечләр белән мактанып күңел ачарга язсын. Урак өчен көрәш башланды...

Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Слет Урыпҗыю эшләре