Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казанка егете трактор кабинасын университет эскәмиясенә алмаштырачак

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында белем алучы Евгений Юнусов Казан дәүләт аграр университетына конкурстан тыш кабул ителәчәк. Бу - якташыбызның республика олимпиадасында катнашып, техника белү осталыгын күрсәткәч мәгълүм булды. Евгений кебек укучыларны Сарманда узган "Үз һөнәренең иң остасы - 2015" бәйгесендә сынадылар. Булачак техник-механикларның әүвәл теоретик күнекмәләрен тикшергәннәр. Аннан көпчәкле...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында белем алучы Евгений Юнусов Казан дәүләт аграр университетына конкурстан тыш кабул ителәчәк. Бу - якташыбызның республика олимпиадасында катнашып, техника белү осталыгын күрсәткәч мәгълүм булды.

Евгений кебек укучыларны Сарманда узган "Үз һөнәренең иң остасы - 2015" бәйгесендә сынадылар. Булачак техник-механикларның әүвәл теоретик күнекмәләрен тикшергәннәр. Аннан көпчәкле тракторларда алай да, болай да йөрттереп, аңа арба тактыртып, җир сукалаттырып караганнар. Шушы ярышларда 25 конкурсант арасында беренче бишлеккә узган Казанка авылы егете Евгений Юнусовка республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы тапшырылган. Һәм Женя моннан тагын бер бик зур бүләк алып кайтты - ул Казан дәүләр аграр университетының беренче курсына кабул ителү хакында сертификатка ия.
-Минем монда тагын ике ел укыйсым бар. Укып бетергәч, университетка барырмын дим, һәркемгә андый бәхет елмаймый бит. Абыем Александр да бу уку йортына нәкъ шулай кергән иде, - ди Евгений Юнусов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка университет

2
X