Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кармыштан Фәтхетдиновлар ун сыер асрыйлар

2014 ел дәвамында Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 224 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен 58 миллион 487 мең 700 сум кредит акчасы алган. Шуның хисабына сыерлар саны гына да 19га арткан. Бу авыл җирлегендәге хуҗалыкларның 10 проценты 2014 елда шундый мөмкинлектән файдаланган. Лашман авыл җирлегендәге 640 йортның 52се үткән ел...

2014 ел дәвамында Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 224 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен 58 миллион 487 мең 700 сум кредит акчасы алган. Шуның хисабына сыерлар саны гына да 19га арткан.

Бу авыл җирлегендәге хуҗалыкларның 10 проценты 2014 елда шундый мөмкинлектән файдаланган.
Лашман авыл җирлегендәге 640 йортның 52се үткән ел дәвамында 13 миллион 409 мең сум ташламалы кредит алып, терлек санын арттырган, терлекчелек биналары төзегән яки ремонтлаган. Шундый кредит хисабына Иске Кади авыл җирлегендә савым сыерлары саны - 14кә, Кармыш авыл җирлегендә 11гә күбәйгән.
-Авыл җирендә яшьләргә эш юк. Шуңа улым белән киленем уйлаштылар, киңәштеләр дә, ташламалы кредит оформить итеп, апрель аенда алты баш сыер алдык, инде сөтлебикәләрнең санын унга җиткердек,- ди Кармыштан Алсу Фәтхетдинова.- Әлегә сыерлар ташлатты, җәй айларында көнгә 210ар килограмм сөт саттык. Бу кредитларны каплап барырга җитә иде. Кыш айларында да түләү җаен табабыз. Бу кадәрле сумманы кешедән алып торып булмый бит. Ике саву аппараты да бирделәр, зур рәхмәт. Эшебез күпкә җиңеләйде.
2014 елда 449 райондашыбыз үзебездәге банклардан 117 миллион 639 мең сум кредит акчасы алган. Ә 2006 елдан, шундый ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле, 2776 кеше бу мөмкинлектән файдаланган. Аларга 587 миллион 175 мең сум акча бирелгән.
-Быел да, ел башында, кредитларның субсидияләре тоткарланачак, бу финанслау ачылу белән бәйле. Март-апрель айларында субсидия тиешле исәп-хисап счетына кайтарылачак,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Гүзәл Гатина.
-Әлегә кайбер банклар ташламалы кредит бирүне туктатып тора. Дөрес, безгә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелүче кредит сорап гаризалар кермәде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит субсидия Кармыш авылы