Реклама
Алар хәтта кичке "ашка" да сыерларына, бозауларына 10 чиләк тирәсе кабак турап бирәләр. Бу туклыклы ризыкны пычак белән ваклыйлар. Әле тиз генә бетәрлек түгел, сарайлары каршында кабаклар өелеп тора. -Кабак уңды быел, - ди сак хезмәтендә эшләүче Илназ Әгълүков. -Баз тулы чөгендер. Бакча участогыбыз әллә ничә, барын да үстерәбез. Кара...
Алар хәтта кичке "ашка" да сыерларына, бозауларына 10 чиләк тирәсе кабак турап бирәләр. Бу туклыклы ризыкны пычак белән ваклыйлар. Әле тиз генә бетәрлек түгел, сарайлары каршында кабаклар өелеп тора.
-Кабак уңды быел, - ди сак хезмәтендә эшләүче Илназ Әгълүков. -Баз тулы чөгендер. Бакча участогыбыз әллә ничә, барын да үстерәбез.
Кара Чишмәдә яшәүче бу гаилә - Әгълүковлар 4 баш сыер, 3 баш тана асрыйлар, бозаулар да көрәйтәләр.
Малларга, мини-фермалар төзелешенә дип, программа буенча, дәүләттән, 200 мең сум субсидия алганнар.
Чыгымнар, куелган хезмәт үзен аклый, сөт сатып, 7 кешеле бу гаилә ай саен дистәләрчә мең сум өстәмә керем ала.
Безнең сайтта укыгыз:
Кара Чишмәдә яшәүче Ситдыйковлар гаиләсе мини-ферма төзи
http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17602
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз