Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кадида һәм Лашманда – Балтач таналары

Берничә атна элек районга барлыгы 456 баш буаз таналар кайтардылар. Алар хуҗалыкларга республика хөкүмәте ярдәме һәм район җитәкчесе тырышлыгы белән алынган. Холмогор токымлы, Татарстанга яраклаштырылган нәселле малларны Балтач районы хуҗалыкларыннан юллаганнар. Эре гәүдәле, күп сөт бирә торган терлекләрнең 346 башы "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгында, 110ы "Лашман агрофирмасы"нда асралачак. Таналар, нигездә,...

Берничә атна элек районга барлыгы 456 баш буаз таналар кайтардылар. Алар хуҗалыкларга республика хөкүмәте ярдәме һәм район җитәкчесе тырышлыгы белән алынган.

Холмогор токымлы, Татарстанга яраклаштырылган нәселле малларны Балтач районы хуҗалыкларыннан юллаганнар. Эре гәүдәле, күп сөт бирә торган терлекләрнең 346 башы "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгында, 110ы "Лашман агрофирмасы"нда асралачак. Таналар, нигездә, январь-февраль айларында бозауларга тиеш.
- Яңа маллар фермаларда берәр ай карантин режимында тотылачак. Аларны, иң мөһиме - тиешле шартларда асрау зарур.
Вакытында ашатырга, фураждан өзмәскә, өшетмәскә, чирләтмәскә кирәк,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Марс Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы

2
X